Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балагыз Чаян йолдызлыгында туса...

Беренче тапкыр Чаян-баласын күргәч әти-әнине горурлык хисләре биләп алачак. Сабый башкаларга карый зуррак та, көчлерәк тә, сөйкемлерәк тә чөнки. Шуңа да Чаян бит ул!Табигать аларны көрәшче итеп яратка...

Беренче тапкыр Чаян-баласын күргәч әти-әнине горурлык хисләре биләп алачак. Сабый башкаларга карый зуррак та, көчлерәк тә, сөйкемлерәк тә чөнки. Шуңа да Чаян бит ул!

Табигать аларны көрәшче итеп яраткан. Ул барлык тормыш вакыйгаларыннан да җиңүче булып чыгачак.
Чаян-баланы катгый дисциплина буенча тәрбияләргә кирәк. Сезгә балагызда үзеннән көчсезрәкләргә кызгану хисе, җиңелгәндә түземлек, олыларга хөрмәт, үпкәләрне гафу итә белү сыйфатларын тәрбиялисегез була. Шушы биремнәрне башкарып чыга алсагыз, җәмгыятькә көчле, кабатланмас харизмалы һәм шаккатыргыч акыллы шәхес бүләк итәрсез.
Чыннан да, Чаян-баланың киләчәге тулысынча әти-әни тәрбиясеннән тора. Каршысында торган кара яки ак юлны сайлавы — әти-әни тәрбиясе нәтиҗәсе. Балагызны йомшак, юаш кул астында тәрбияләү уңышсызлыкка китерер. Чаянны гадәти булмаган катылык, тик шул ук вакытта мәрхәмәтлелек аша тәрбияләргә кирәк. Ул үзеннән әйбәтрәк, көчлерәк кешене генә хөрмәт итәчәк. Шуңа да аңа һәр өлкәдә үрнәк булырга тырышыгыз, туры юл күрсәтегез. Тыныч була белегез — бу Чаянга каршы тора алырдай зур көч. Шушы очракта аңа сез әти-әни генә түгел, тормыш укытучысы да була алырсыз.
Балагызның серләренә кысылмагыз. Моңа борын тыгарга беркемнең дә хакы юк. Тик бу ул сезнең серләрегезне белми калачак дигән сүз түгел. Чаянның очлы күзеннән кечкенә генә деталь дә төшеп калмас.
Чаян-бала үз яшьтәшләреннән күпкә акыллырак. Башка балаларга еллар буе аңлаткан төшенчәләрне ул үзлектән һәм бик тиз өйрәнәчәк. Сизгерлеге дә зур.
Яраткан кешеләренә Чаян бик игътибарлы, тугры. Ә менә яратмаганнарына Ходай сабырлык бирсен. Аның белән шаярмавыгыз үзегезгә әйбәтрәк булыр.
Балагызны физик яктан да, интеллектуаль яктан да буш тотмагыз. Аның бетмәс-төкәнмәс энергиясен фән, спорт, сәнгать яки әдәбияткә юнәлтегез. Тик аның өчен сайламагыз: ул үзе дә үзенә нәрсә кирәкне, ни теләгәнен төгәл белә һәм ялгышмас.
Артык тормыш энергиясе һәрвакыт тышка чыгачак: сез аларны күз яше, истерика, көчле бәхәсләр формасында күрә алырсыз. Хис-кичерешләренә хуҗа булырга өйрәтегез. Ни кызганыч, Чаяннар наркотиклар, алкоголизм шикелле афәтләргә каршы тора белми, алардан саклап калу — сезнең төп бурычыгыз.
Тормышында һөнәр итеп кайсы гына юнәлешне сайласа да, Чаян-бала һәрвакыт уңышка ирешер. Кыюлык һәм максатчанлык аңарда җитәрлек. Терәк кенә була белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев