Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балалар белән ерак юлга: акылдан шашмас өчен 8 лайфхак

Тормыш туктаусыз хәрәкәттән тора: машиналарыбызга төяләбез дә, каядыр юл тотабыз. Барыр юлларның кыскасы да, озыны да җитәрлек. Ә менә шул ерак юлга балалар белән чыгарга туры килсәме?

Тормыш туктаусыз хәрәкәттән тора: машиналарыбызга төяләбез дә, каядыр юл тотабыз. Барыр юлларның кыскасы да, озыны да җитәрлек. Ә менә шул ерак юлга балалар белән чыгарга туры килсәме?.. “Мәшәкать!” дияргә ашыкмагыз. Яхшылап әзерләнсәк, озын юлны да “кыскартырга” була.

1. Планлаштыру. Юлга чыгар алдыннан яхшылап уйлаган саен, күңелсез хәлләр дә азрак булачак. Иң беренче – юлның күпме вакыт алачагын исәпләп куегыз. Монда балаларның көйсезлеге белән бәйле рәвештә юлда килеп чыгарга мөмкин булган тоткарлыклар исәпкә алынырга тиеш. Әйтик, сезгә кунакханәләрне алдан белешеп кую кирәк икән, димәк, бераз соңга калу ихтималын да җиткерегез.
2. Юлдагы тукталышлар. Юл озынлыгы билгеле, маршрутны өйрәндегез. Әмма бу гына аз, зур тукталыш ясарлык урыннар хакында мәгълүмат тупламый торып, юлга чыгарга ярамый. Бүген зур трассаларда андый урыннар җитәрлек. Кайсына өстенлек бирергә, дисезме? Интернетка кереп, башка юлчыларның фикерләрен өйрәнү комачау итмәс. Иң мөһим шартлар – туклану урыны һәм балаларга уйнап алырга мәйданчык булсын. Зур тукталышлар – 3-4, ә кыска вакытка туктап алулар 2 сәгать саен ясалса яхшы. Тагын бер киңәш: төнге сәгатьләрдә юлда азрак булырга тырышыгыз.
3. Аптечка тутырабыз. Юл өчен иң кирәкле “төенчек” – аптечка. Әмма анда өйдәге бар булган даруларны тутырырга кирәкми. Бүген торак пунктларда даруханә табу артык мәшәкать тудырмый, ләбаса. Шулай булгач, әлеге “төенчек”тә яраны бәйләү өчен кирәк-ярак, антисептиклар, пешкән урынга май, күңел болгануга, аллергиягә каршы, ашкайнату системасын көйләп җибәрүче һәм тән температурасын төшерүче препаратлар булса, бик җиткән.
4. Туклану. Монысы – иң мөһиме. Игътибар балаларга булырга тиеш. Ботка яисә махсус балалар ризыгы белән тукланучы сабый белән юлга чыгарга туры килсә, ял дәвамына җитәрлек запас сатып алырга кирәк булачак. Чөнки барган урында сез теләгән төре булмаска мөмкин.
Үзегез белән җитәрлек дәрәҗәдә эчәргә яраклы су запасы алырга онытмагыз.
Өлкәнрәк балалар өчен, һичшиксез, капкалап алырга ризык кирәк булачак. Моның өчен озак саклана торган яшелчә яки алма һәм банан кебек җиләк җимеш, коры печенье, чикләвек бик яхшы булачак. Иң мөһиме – юлга сок, баллы газлы су, шоколад, чипсы ише ризык ала күрмәгез!
Тиз бозыла торган ризыклар өчен термос-сумкалар, автомобильдә йөртү өчен чыгарылган кечкенә суыткычлар кулланырга була.
5. Юлдагы уңайлылык. Балага машинада бару уңайлы булсын өчен киемгә игътибар итәргә кирәк. Табигый, “сулый торган” материалдан тегелгән кием – иң яхшы вариант. Кул астында алмаш кием дә булса, юлда тагын бер мәшәкать кимер.
Баланың күзенә кояш төшеп азапламасын дисәгез, тәрәзәне каралту гына аз. Моның өчен арткы тәрәзәләргә пәрдәләр кору кирәк булачак.
Балага уңайлы йокы өчен муенга махсус мендәрчек, үтәли җил яисә кондиционер салкыныннан сакланырга плед та алырга онытмагыз.
Салондагы уңайлылык өчен чисталык булдырырга тырышыгыз. Димәк, чүп өчен пакет, дымлы тастымаллар кул астында булырга тиеш.
6. Балага шөгыль табыгыз. Бик кечкенә балаларның юлда кәефен күтәрү өчен яңа уенчыклар кирәк булачак. Һәм аларны, бала уйнап туймасын өчен, аерым-аерым гына бирү дөрес булыр.
Олырак балалар белән бергәләп телдән әйтелә торган төрле уеннар озын юлны кыскартырга ярдәм итәчәк. Юлда күңелсез була башласа аудио әкият китаплары, балалар өчен җырлар файдаланырга була.
Балалар креслосына куела торган кечкенә өстәлләр барлыгын да исегездән чыгармагыз. Димәк, юлга күп тапкыр буяп була торган рәсемле китаплар да алсагыз була. Шуны исегездән чыгармагыз: планшет һәм телефондагы уеннар, китап укып бару юлда күңел болгануга сәбәпче булырга мөмкин!
7. Куркынычсызлык кагыйдәләре. Баланы автокреслога утыртырга кече яшьтән күнектерергә, аның мөһим булуын аңлатырга кирәк. Юлда вакытта ишек һәм тәрәзәләр бала ача алмаслык булсын. Тукталышлар өчен юл чите киң булган урыннар, иң яхшысы махсус мәйданчыклар сайлагыз.
8. Стресска урын юк! Юлның олы кешегә дә стресс булуын истән чыгармагыз. Димәк, бала өчен ул зур сынау. Юлга иртәрәк күнеккән балалар ерак сәфәрне дә җиңелрәк кичерә. Иң беренче утыруда ук озын юлга гына чыгып китмәгез. Алай эшләү бала өчен стресс булачак.
Балагыз киреләнә, креслода утырырга теләмиме? Хәрәкәт вакытында каешны ычкындырып, баланы кулга алырга ярамый! Кирелекне җиңә алмаган очракта, туктап ял итеп алудан да яхшы чара юк.

 

Хәерле юллар сезгә!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев