Балалар өчен туңдырма урынына сөтле десерт

Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата.

Ингредиентлар:


0,5 л кефир (яки ряженка)


1/3 стакан майлылыгы аз каймак


1/2 стакан шикәр комы


1 аш кашыгы желатин


0,5 кап ванилин


Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада, кефир, каймак, шикәр комын һәм ванилинны барысын бергә кушып, миксер белән 3 минут тирәсе күпертәбез. Болгатуны туктатмыйча гына әлеге катнашмага желатин өстибез. Тагын 3 минут күпертәбез. Шунда ук әзер массаны кечкенә савытларга салабыз һәм 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз.
Десертны җиләк, чикләвек, шоколад белән бизәргә була. Суфле тагын да тәмлерәк булсын өчен, кефирның күләмен киметеп, бераз җиләк-җимеш согы өстәргә мөмкин.
Кефир белән ясалган десерт туңдырманың пломбир, ә ряҗенка салынганы крем-брюле төрен хәтерләтә.
Өлкәннәр бу тәм-томны кәһвәгә дә өсти ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    91
    0
    0
  • Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    182
    0
    0