Баланы баллы ризыктан биздерү ысуллары

Иртән печенье белән чәй эчә, төшке ашка шоколад ашый, кичкә кәнфит белән сок. Сезнең дә балагыз баллы тәм-томнарны сөяме? Ә файдалы ризыклардан, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән борын чөерәме?
Дөрестән дә, замана балалары шикәрне артык күп ашый. Ә шикәр сәламәтлеккә бик зыянлы. Кайвакыт әти-әниләр балаларына күпме шикәр ашатулары турында уйлап та карамыйлар. Сабыйлар туклануы буенча белгечләр шикәр тозагыннан котылуның системасын төзегәннәр. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Көненә 1 генә баллы ризык рөхсәт итегез
Иртәнге, төшке яки кичке аш вакытында гына баллы ризык ашатыгыз, аннары көне буе ашаудан тыегыз. 1 баллы ризык — 1 торт дигән сүз түгел, акыл белән һәм дөрес хәл итегез. Баланың суган суы сыгуларына игътибар итмәгез. Күбрәк җиләк-җимеш ашатыгыз.

2. Файдалы иртәнге ашлар сезне коткарыр
Иртәнге ашка аксым бирсәгез, бала көне буе баллы ризыкка кысталмас. Аксым дигәнебез: йомырка, тавык яки күркә ите, сыр. Мондый иртәнге аш туклыклы да булыр.

3. Соклар, газлы сулар эчертмәгез
Бер тапкыр сок сыгучы машина алып куегыз да, шешәләрдәге сокларга борылып та карамагыз. Блендерда сөт коктельләре ясасагыз да була.

4. Психологик алым
Бала үзен көчләп баллыдан азат ителүен тоймасынга, әлеге алымны куллану да кирәк. "Син ашамыйсың" димәгез, ә "без ашамыйбыз" дип сөйләшегез.
5. ТВ-тапшырулар
Дәлилләр күбрәк булган саен балага ышануы да җиңелрәк булыр. Шуңа буш вакытында ашарга әзерләү турындагы ТВ-тапшыруларны кабызып куегыз.
6. Витаминнар бирегез.
Сәламәт булыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
Китап, белем, гыйлем һәм уку-язу турында татар халык мәкальләре Белем-гыйлем* Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.* Аю беләгенә ышана,Адәм белегенә ышана.* Белем белен ашата.* Белемдә бәхет,Белемсезгә дөнья ләхет.* Белемдә көч.* Белем йөрәккә куәт....
-
Җәйне «Сабантуй» белән уздыр! Җәй – туйганчы уйнау, рәхәтләнеп ял итү, иҗат белән шөгыльләнү, тәмледән-тәмле ризыклар әзерләү, китаплар уку өчен менә дигән вакыт! Боларның барысын да «Сабантуй» журналы белән бергә башкар!