Баланың иммунитетын кайгыртыр чак җитте

Әти-әниләр ел әйләнәсе баласының иммунитеты турында кайгырта. Тик көз җитәрәк бу тема тагын да катлаулана. Балалар бакчасында бер бала төчкерсә, иртәгә бөтен төркемнәре белән авырыйсын көт тә тор! Аннары әлеге ситуация кабатлана да кабатлана... Әйдәгез, балагызның иммунитетын бергә кайгыртыйк!

Гадәттә, әти-әниләр сабыена җәй буе бакча витаминнары ашата, инештә су коендыра, авыл һавасын сулата — янәсе, иммунитет ныгыта, көзге салкын тиюләрдән саклый. Тик беренче салкыннар башлануга балада кабаттан температура, ангина, борыны суламый... Моның хикмәте бик гади: урамдагы салкын һава торышы куркыныч түгел, беренче чиратта, балага төнлә йоклаганда җылы булырга тиеш. Көндезләрен дә өйдәге җылылыкны саклагыз, урамга чыкканда һава торышына туры килердәй итеп киенсен.
Икенче момент: урамдагы микроб һәм инфекцияләр. Балалар бакчасына йөри башлауга авырулар саны ешая. Әти-әниләрне куркуга саласыбыз килми, тик статистика мәгълүматлары буенча бакчага йөрүче бала елына 7-12 тапкыр (!) авырый. Баланың иммунитеты өстендә эшләсәгез авыру 3 көннән чигенергә тиеш. Ә аның иммунитеты — чиста ак кәгазь кебек, үсә төшкән саен ул көчәя, үзгәрә. Шуңа да 3 көнләп авыручы баланы еш авырый дип әйтергә ашыкмагыз.

Иң әйбәт һәм төп киңәш — балагызны кечкенәдән спорт сөяргә өйрәтегез! Иммунитет ныгыту өчен шуннан да отышлы чара юк.
Авырмагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.