Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Дуслык турында 5 факт

30 июль - Халыкара дуслык көне 

30 июль - Халыкара дуслык көне 

Дуслык турында кызык фактлар:

* Француз галимнәре фикеренчә, хәтта акулалар арасында да дуслык бар. Аларның кайберләре, башкалардан читләшеп, гел бергә йөри икән.

* Психологлар оялчан, үзләрен беркадәр сәер тоткан кешеләрне өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән: алар белән дуслашырга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк була. Үзләрен сәер тотулары белән алар башкаларның игътибарын җәлеп итә.

* Хайваннарда, нәкъ кешеләрдәге кебек үк, дуслыкның нигезен кешенең үз фикерендә тора белү һәм фикердәшләрне туплый алу сәләте тәшкил итә.

*1893 елда франция астрономы  О.Шарлуа диаметры 19.13 километр булган вак астероидка тап була.  Ул аңа Амицития (лат. Amicitia) исемен бирә. Рус теленә тәрҗемәдә ул "дуслык" дигән сүз. 

* Галимнәр фикеренчә, дуслар белән күрешү сәламәтлек өчен бик яхшы. Дусларча аралашу вакытында кеше организмында гормональ фон яхшыра, нигезсез борчулар кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев