Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Кибет ризыгы балага ярыймы?

Хәтерләсәгез, нәни баланы ашату белән бәйле үзенчәлекләр, авырлыклар турында бер тапкыр язган идем инде. Бүген исә бу темага яңадан әйләнеп кайтырга булдым. Чөнки хәзер инде без зур үстек һәм мин бала...

Хәтерләсәгез, нәни баланы ашату белән бәйле үзенчәлекләр, авырлыклар турында бер тапкыр язган идем инде. Бүген исә бу темага яңадан әйләнеп кайтырга булдым. Чөнки хәзер инде без зур үстек һәм мин баланың көндәлек рационы турында шактый гына мәгълүмат тупладым.

Кагыйдә буларак, хәзерге заманда бала ризыгы ике төрле була: үзең пешергән һәм кибетнеке. Кибет ризыгы бик уңайлы, әлбәттә. Бала өчен махсус ашарга пешереп вакыт әрәм итмисең. Әзер ризык салынган савытны кап-кайнар суга салып җылытасың да, балаңа рәхәтләнеп ашатасың. Ә инде үзең пешерә башласаң, катлаулырак. Мәсәлән, ботка пешерү өчен сиңа ярмаларны кофемолка ярдәмендә бик вак кисәкләргә бүлгәләү сорала. Кабачки, төсле кәбестә кебек яшелчәләрне әзерләү өчен исә шулай ук, ким дигәндә, блендер кирәк. Пешерүен пешерерсең дә... Әгәр дә балаң әлеге интегә-интегә әзерләгән ризыгыңнан баш тартса нишләмәк кирәк? “Тәмлүшкә”не теләсәң-теләмәсәң дә чүп чиләгенә ыргытырга туры киләчәк.
Шуңа күрә мин ризыкны үзем пешереп интекмәскә булдым. Өлкән буын вәкилләре мине ничек кенә “аңга килергә” өндәсә дә, бирешмәдем. 21 нче гасырда яшибез лә! Кибет киштәләре дә бала ризыгыннан сыгылып тора! Сатып ал да, рәхәтләндереп ашат.
Башта кабачки, брокколи кебек яшелчәләрдән авыз иттек. Аннары исә әкренләп ботка, ит һәм эремчек ашауга күчтек. Шуны ассызыклап узам: педиатрлар баланы ризыкка күнектерүне нәкъ менә кибетнекеннән башларга киңәш итә. Ул күпкә баланслырак, янәсе. Шул чагында гына баланың ашказаны яңа ризыкка тизрәк күнегәчәк диләр.

Шулай да, кайбер кагыйдәләр турында онытырга ярамый. Мәсәлән, кызыл яшелчәләрне балага 1 яшьтән соң гына бирергә киңәш ителә. Эремчек белән дә шул ук хәл. Күп дигәндә, көненә 60 грамм белән тукталырга кирәк. Юкса баланың бавырына авырлык килүе ихтимал.
Бүгенге көндә исә безгә 1 яшь һәм иң яраткан ризыкларыбыз – ботка, ит һәм эремчек. Үзем әзерләгән ризык түгел, билгеле – кибетнеке!
Барысы да яхшы кебек. Тик өлкән буын вәкилләре генә тынычлыкта калдырырга теләми шул! Алар фикеренчә, кибеттә сатыла торган ризыкларның барысы да – агу! Өстәвенә, алар 7-8 айлык балага рәхәтләнеп токмачлы аш ашатырга киңәш итә. Токмачлы аш кына түгел, син ни ашасаң, балаңа да шуны каптырырга тиешсең.
Балама 8-9 ай тулганчы, әлеге сүзләрнең күбесен ишетмәмешкә салыша килдем, билгеле. Чөнки педиатрлар токмачлы ашны шулай ук 1 яшькә кадәр бирмәскә киңәш итә. Баланың ашказаны андый авыр ризыкка әзер түгел, янәсе. Тик бик тиздән туган-тумачаның кырын-кырын каравы туйдырды. Әле алай гына да түгел, “ачтан үтерәсең баланы!” , - дип шелтәләргә үк керештеләр. “Булды, җитте! Түзәр чамам калмады!”, - дидем дә, бирештем!

Нәтиҗәдә, иң бәхетле кеше кем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, әбиләр! Кулларыннан килсә, баланың авызын гел тик тотмаслар иде. “Ашаган малда өмет бар”, диләрме әле??? Шулай да, мин бу мәсьәләгә аек акыл белән карарга тырышам. Бар нәрсәне әз-әзләп бирсәң генә зыяны булмас кебек... Ә сез ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев