Сөмбеләләр җыелды гимназиягә
Бүген Казан шәһәренең А.Алиш исемендәге 20 нчегимназиядә «Көз сылуы Сөмбелә» бәйгесе узды.
Татар халык элек-электән алтын көз җитүгә, урып-җыю эшләре тәмамлангач “Сөмбелә” бәйрәмен үткәргән. Бәйрәмгә алдан укмул итеп ризык әзерләнгән, камыр ашлары пешерелгән. Кешеләр өйдән-өйгәйөреп, күңел ачкан. Кызлар башаклардан такыя үреп кигәннәр. Бәйрәмнеңгүзәле Сөмбеләне исә мактаганнар. А.Алиш исемендәге 20 нчегимназиядә Сөмбелә бәйрәменүткәрү күркәм йола. Быел да шәһәребезнең төрлерайоннарыннан 9 кыз осталыкта, тапкырлыкта ярышты. Җыр-моңга оста кызларыбыз,кул эшләрендә дә сынатмады. Кайсы чигә, кайсы бәйли, кайсысы сәйләннән беләзекләр үрә... Афәрин, кызлар!Бәйрәм-йолалар буенча уздырылган биремнәрдә дә кызлар сынатмады. Тапкыр-зирәк шул безнең татар кызлары! Барлык катнашучы кызларны котлыйбыз! Аларны бәйгегә әзерләгән мөгаллимнәргә, әти-әниләргә бик зур рәхмәт! Барлык кызларга да истлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, балалар "Сабантуй" журналы да бүләк иттек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев