Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Грипп – әниләрне аеруча еш борчыган сорауларга җаваплар

Һаман шул бер  балык башы дигәндәй, көз җитә башладымы участок педиатры яраткан “җырын җырларга” керешә – “куркыныч грипп килә, балагызны прививкага алып килегез...”   Грипптан укол кадатмыйм, дип шап...

Һаман шул бер  балык башы дигәндәй, көз җитә башладымы участок педиатры яраткан “җырын җырларга” керешә – “куркыныч грипп килә, балагызны прививкага алып килегез...”   Грипптан укол кадатмыйм, дип шапырынып йөрсәм дә, табиб сүзләреннән соң  күңелгә шик төшә.  Өстәвенә, башка профиль табиблары да гриппка каршы прививка яклы...
Фото: pixabay.com
Хәтерлисез микән, узган ел мин бу теманы яхшылап өйрәнә алмый калган идем. Чөнки грипп турында шактый соң – ноябрь айларында гына искә төшердем. Ә баксаң, аны бу вакытта ясаудан файда юк  икән, чөнки авыру сезоны инде башланган.
Быел исә мин бу мәсьәләне шактый тәфсилләп өйрәнергә булдым. Шул ук вакытта сезгә дә файдалы эш эшлисем килде. Я, сез әзерме? Мин сезгә ата-аналарны грипп турында борчыган иң актуаль сораулар һәм аларга җаваплар тәкъдим итәм. Грипптан прививка ясату ни өчен кирәк дигән сорауга җавап биреп тормыйм. Моны һәрбер ата-ана белә, чөнки прививка чоры җиткәч, участок педиатрлары бу юнәлештә бик актив эшли башлый.
1.     Ни өчен грипптан прививканы эпидемиягә берничә ай кала ясатырга кирәк?
Гриппка каршы иммунитет якынча бер ай дәвамында барлыкка килә һәм 6-12 ай саклана. Шуңа күрә прививканы октябрьгә кадәр үк (!) ясатырга кирәк. Авырулар башы ноябрьгә туры килә, декабрьдә исә авырулар саны арта башлый. Иң югары нокта – февраль.
2.     Грипп вирусы ел саен үзгәреп тора. Димәк ул прививканың барыбер бер файдасы да юк?
Бактың исә, вирус белән бергә вакцина да үзгәрә икән. Ягъни, прививканы  гриппның нәкъ менә быел таралган төренә каршы ясыйлар. Тик прививканы эпидемия башланганчы ике-өч ай алдан ясауларын исәпкә алсак, бу раслауга ышануы авыр кебек. Ә бактың исә, көньяк  ярымшарда эпидемия күпкә иртәрәк башлана ди. Вакцинаны исә шуннан алынган мәгълүматлар буенча әзерлиләр.
3.     Әлеге прививканы ясатып, грипп йоктыру очраклары бар, дип сөйлиләр...
Белгечләр сүзләренә караганда, гриппны прививкадан йоктырып булмый. Чөнки ул “исән” вакцина түгел. Ягъни, анда исән вирус юк. Биредә сүз бары тик үле вирусның кайбер өлешләре турында гына бара. Хәер, “исән” вакцина да бар дип сөйлиләр. Анысын өч яшьтән өлкәнрәк балаларга ясатырга мөмкин бугай. Аны борынга яки авызга салалар, ялгышмасам.
4.     Прививка ясатам икән, димәк минем балам грипп белән авырмаячак дигән сүз?
Алай түгел икән шул менә. Грипптан прививка булу – бала бу авыруны йоктырмаячак дигән сүз түгел. Аның каравы, авыру ныкка китмәячәк, бала бик тиз савыгачак, ди.
(Дөресен әйтим, прививка ясатырга әзерләнеп беткән идем инде. Тик бу пункт мине кабат уйланырга мәҗбүр итте).
5.     Балага әлеге прививканы ничә яшьтән башлап ясатырга ярый?
Гриппка каршы уколны 6 айлык балаларга ясый башлыйлар. Әгәр 7 яшькә кадәрге балага әлеге төр прививка беренче тапкыр ясала икән, аны ике тапкыр кую кирәк. Башкаларга исә бер укол да җитә.
6.     Мин балага башка төр авырулардан прививкалар ясатам. Грипптан уколны алар белән бергә кадатырга ярыймы?
Гриппка каршы прививканы башка прививкалар белән бергә ясатырга ярый. Ул бары тик БЦЖ белән генә туры килми.
7.     Прививкага ничек әзерләнергә һәм аны ясатканнан  соң нинди реакцияләр булырга мөмкин?
Бала тулысынча сау-сәламәт булырга тиеш. Анализлар биреп, педиатрга күренү мәҗбүри. Ә "побочкаларга” килгәндә, укол урыны кызару, кабару, баш авырту, аллергия кебек реакцияләр күзәтелүе ихтимал.
Җәмәгать, менә кыскача шулар. Сорауларга җавап таптым, тик прививка ясатыргамы, юкмы дигән сорауга җавабым әлегә юк. Уйлыйм... Сез дә яхшылап уйлагыз.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев