ТӘРБИЯ
Җиңел әзерләнүче кремлы торт. Бик тәмле!
Әлеге кремле торт бик йомшак, җиңел, баллы. Тортның исеме — Бостон кремлы торты, чөнки ул Массачусетс штатының рәсми десерты булып тора. Аны француз шеф-повары М.Sanzian уйлап тапкан.Кирәкле ингредиен...
Әлеге кремле торт бик йомшак, җиңел, баллы. Тортның исеме — Бостон кремлы торты, чөнки ул Массачусетс штатының рәсми десерты булып тора. Аны француз шеф-повары М.Sanzian уйлап тапкан.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт1.jpg)
Кирәкле ингредиентлар:
Он - 125 г
Йомырка - 4 шт.
Шикәр комы - 150 г
Разрыхлитель - 1 б.к.
Лимон согы - 1 б.к.
Үсемлек мае - 3 аш к.
Сөт өсте (сливки) - 50 мл
Шоколад - 200 г
Крем өчен:
Сөт - 500 мл
Йомырка - 2 шт.
Шикәр комы - 100 г
Крахмал - 30 г
Ваниль
Атланмай - 50 г
Әзерләү:
1. Башта кремны әзерлибез. Сөтне ваниль салып кайнатабыз. Йомырканы шикәр комы һәм крахмал белән болгатабыз. Аннары кайнар сөтне йомырка катнашмасы белән әйбәтләп болгатабыз.
2. Әзер массаны уртача утка утыртабыз. Кайнап чыккач 2 минут тотабыз, һәрдаим болгатып торабыз. Уттан алып атланмай кушабыз.
3. Суытырга калдырабыз. Өстен каплап торыгыз.
4. Хәзер камырын ясыйбыз. Он, разрыхлитель, 50 гр шикәр комын бергә кушып болгатабыз. Аерым савытта йомырка сарыларын, лимон согы һәм үсемлек маен болгатабыз. Өченче савытта йомырканың акларын һәм калган 100 гр шикәр комын күпертәбез.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт2.jpg)
5. Әз-әзләп кенә йомырканың агын сарысына кушабыз. Онлы массаны 3-кә бүлеп бер-бер артлы кушып болгатабыз. 175 С-та, 30-40 минут пешерәбез.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт3.jpg)
6. Әзер бисквитны суытабыз, корж формасындагы 2 яки 3 өлешкә бүләбез.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт4.jpg)
7. Һәр коржга мул итеп крем ягабыз.
![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт5.jpg)
8. Глазурь өчен сөт өстен җылытабыз, эретелгән шоколад өстибез. Торт өстенә матурлап агызабыз.
Тәмле булсын!

![](http://sabantuytatar.ru/wp-content/uploads/2017/12/кт6.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев