Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Икенче бала: иң яхшы яшь аермасы нинди?

Гаиләдә бер баладан күбрәк сабый күрергә теләгән гаиләләр арасында бу турыда уйланмаган ата-ана сирәктер. Бу аңлашыла да. Аларның балаларына бертөрле игътибар, мәхәббәт күрсәтеп, үзара яхшы мөнәсәбәтл...

Гаиләдә бер баладан күбрәк сабый күрергә теләгән гаиләләр арасында бу турыда уйланмаган ата-ана сирәктер. Бу аңлашыла да. Аларның балаларына бертөрле игътибар, мәхәббәт күрсәтеп, үзара яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырып, йөрәк парәләрен гармониядә үстерәсе килә. 

Бу мәсьәлә мине шулай ук борчый. Әле дә хәтерлим, декретка киткәндә эштәге хезмәттәшләремә: “мин эшкә тиз генә чыкмыйм әле, өч баланы берьюлы алып кайтасым бар”, - дип киткән идем. Бигрәк беркатлы булганмын инде. Бала тәрбияләүнең ни дәрәҗәдә зур җаваплылык булуын ана булгач кына аңлыйсың икән шул.
Әйе, мин гомерем буе яшь аермасы нибары бер яшь булган балалар үстерергә хыялландым. Тиз генә ике бала алып кайтып куясың да, эш бетә, янәсе. Балалар да бер-берсенә күнегеп, игезәк кебек үсәләр.  Тик  кызыма бер яшь тулгач, бу уемнан кире кайттым. Ул шулкадәр шук һәм тиктормас иде ки, икенче баламның да холкы шундый булса, нервыларым чыдамас дип курыктым.
Аннары балалар арасында яшь аермасы турында шактый гына китаплар, мәкаләләр укырга өлгергән идем инде. Дөресен әйтим, "иң яхшы яшь аермасы”, дигән темага бәхәсләр һаман да тынмый әле. Галимнәр, табиблар, белгечләр бу өлкәдә һаман уртак фикергә  килә алмыйлар.
Шулай да, беркадәр файдалы мәгълүмат туплау бәхетенә ирештем. Сезнең белән дә уртаклашам. Күп кенә психологлар гаиләдә дустанә мөнәсәбәт урнаштыру өчен балалар арасында иң яхшы яшь аермасы – бер яшь дип белдерә. Бер яшьлек балада  үзенең аерым шәхес булуы турында төгәл күзаллау әле тулысынча формалашмаган була икән. Шулай булгач, ул гаиләдә сеңел яки энесе барлыкка килүне бик җиңел кабул итәргә сәләтле дип ассызыклый белгечләр. Алар чын мәгънәсендә игезәкләр кебек үсәчәкләр: уртак уеннар, кызыксынулар сабыйларны бер-берсенә бәйләячәк. Әнинең карьерасы турында да онытырга ярамый. Ана, мин хыялланганча, тиз генә ике баласын алып кайта да рәхәтләнеп эшкә чыга.
Бер-бер артлы бала алып кайтуның начар ягы да юк түгел. Беренче чиратта, моны гинекологлар тыя. Әни кешенең организмын торгызу өчен күбрәк вакыт кирәк, янәсе.
2-4 еллык яшь аермасы исә балалар өчен шактый катлаулы булачак дип кисәтә белгечләр. Өлкән баланың кечкенә сеңел яки энесенннән көнләшүе шулкадәр көчле булачак ки, бу гаиләдәге сәламәт мөнәсәбәтләргә беркадәр вакытка чик куярга мөмкин. Әти-әнигә яңа туган сабыйга һәм көнләшү нәтиҗәсендә еш көйсезләнүче, тәртипсезләнүче өлкән балага бертөрле игътибар күрсәтү шулай ук авырга туры киләчәк.
Психологларга ышансак, яшь аермасы 4-6 ел икән, бу иң яхшы вариант. Өлкән бала әти-әни игътибарының рәхәтлеген тулысынча татырга өлгергән, аның үз кызыксынулары барлыкка килгән һәм һәрвакыт әни янында булу аңа нәни чактагы кебек үк мөһим түгел. Өстәвенә, бу яшьтә сабыйлар үзләре үк сеңел яки эне сорый башлыйлар ди. Рәхәтләнеп декретка кит!
Тик минуслар шулай ук юк түгел. Ул да булса, яшь аермасы. Яшь арасы зур булу уеннар, кызыксынулар арасында шулай ук зур аерма булачак дигән сүз.
Менә шулай, җәмәгать. Әлбәттә, мин язган әйберләр  гомуми сүзләр генә. Һәр гаилә уникаль дигән җөмләне онытмагыз. Балалар да бер-берсеннән шактый аерыла. Шуңа күрә сабыйлар арасында иң яхшы яшь аермасы нинди дигән сорауга бары тик ата-ана үзе генә дөрес җавап бирә аладыр.
Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев