"Иркә керпе" композициясе /остаханә/

Кул эшләре белән шөгыльләнү баланың игътибарлылыгын арттыра, фантазиясен баета, эш процессы әти-әни белән якынайта.

Бүген бергәләшеп "Иркә керпе" композициясен ясаячакбыз. Моның өчен:

- төсле кәгазьләр


- картон


- клей


- бәйләү йомгагы алабыз.



1. Төсле кәгазьдән рәсемдәге формаларны кисеп картонга ябыштырабыз. Ул керпе гәүдәсе кыяфәтен алырга тиеш.
2. Йомгакның җепләрен 1-1,5 см итеп вак-вак кисәкләргә бүләбез. Бу кисәкләрне керпенең гәүдәсенә рәсемдәгечә ябыштыра башлыйбыз.

3. Керпенең энәлеренә, яки рәсемдәге кебек янына алма, гөмбә дә ясап куйсагыз композиция аеруча да матур чыгар.

Әзер!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    20
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    18
    0
    0