Иске гәҗитләрдән шәһәрчек ясыйбыз /ОСТАХАНӘ/

Иске гәҗитләрне ташлар алдыннан берничәсен җыеп куярга онытмагыз: балагыз белән алардан кызыклы шәһәрчек төзергә мөмкин.

Моның өчен гәҗит, кара һәм ак төстәге каты кәгазь (көн һәм төн өчен), клей, кайчы, фломастерлар кирәк булачак.
Балагызга турыпочмаклыклар кисәргә кушыгыз. Ватман битендә аларны рәт белән ябыштырыгыз. Алар - өйләрнең нигезе. Өйнең түбәсе - өчпочмаклар. Шулай ук кисеп ябыштырыгыз. Коллажны йолдызлар, кар бөртекләре, агачлар белән тулыландырсагыз була.
Әлеге композиция белән баланың бүлмәсен бизәгез, комод өстенә куегыз, стенага элсәгез дә була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.