Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Салкын тиюдән табигый дару

Кышын организм "арый", аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә табигый дару тәкъдим итәбез.

Кышын организм арый, аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле даруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә табигый дару тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. 

Беренче рецепт
Кирәкле ингредиентлар:
0,5 стакан йөзем;
1 стакан әстерхан чикләвеге;
0,5 стакан кедр чикләвеге;
2 лимон кабыгы;
150 г бал;
0,5 стакан күрәгә;
0,5 стакан кара җимеш.
Йөзем, чикләвекләрне, лимон кабыгын иттарткыч аша чыгарабыз. Калган кипкән җимешләрне кушабыз. Караңгы урынга куеп, 1-2 көнгә калдырабыз. Аннан суыткычта сакларга киңәш ителә. Олыларга көненә 3 тапкыр 1-2 аш кашыгы, 3 яшьтән олырак балаларга көненә 2 тапкыр 1 бал кашыгы ашарга кирәк. Курс: 10 көн.
 

Икенче рецепт
Ингредиентлар:
200 г күрәгә;
200 г кара җимеш;
200 г әстерхан чикләвеге;
200 г инжир;
200 г йөзем;
200 г бал;
1 лимон.
Лимон һәм кипкән җимешләрне иттарткыч аша үткәрәбез. Аннары бал кушабыз. Әзер! Суыткычта саклыйбыз, 10 көн дәвамында ашар алдыннан 1 аш кашыгы эчәбез.
Әлеге рецептлар иммунитетны ныгытырга ярдәм итәр, салкын тиюләрдән саклап калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев