Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Хөрмәне катырып, аннан җебетеп ашасаң файдалырак!

Алмадан файдалырак һәм анда аңа караганда С витамины да күбрәк, депрессия белән көрәштә иң яхшы ярдәмче, тамакны туйдыра, күз күремен яхшырта, тән тиресенә уңай йогынты ясый. Ышанасызмы, юкмы, боларны...

Алмадан файдалырак һәм анда аңа караганда С витамины да күбрәк, депрессия белән көрәштә иң яхшы ярдәмче, тамакны туйдыра, күз күремен яхшырта, тән тиресенә уңай йогынты ясый. Ышанасызмы, юкмы, боларның барысын да берьюлы эшләргә нибары бер җиләк-җимеш сәләтле!
Фото: pixabay.com
Хөрмә! Аны катырып, аннан җебетеп ашасаң, ул тагын да файдалырак, ди. Ни өчен икән?
Без күп кенә яшелчә, җиләк-җимешне кышка дип өшетәбез. Ә хөрмәне җәйгә дип өшетеп була микән? Була икән шул!
Ни өчен хөрмәне өшетергә кирәк?
Хөрмә сезоны бик тиз сызгырып узып китә. Аннан тагын бер ел көтәсе була. Ә менә өшетсәң, хөрмә белән кышын гына түгел, җәен дә сыйланып булачак. Әле өлгереп җитмәгән хөрмәнең авызны бөрештерүе берәгә дә сер түгелдер. Танин исемле матдә аркасында шулай килеп чыга ул. Танин әле ашказаны авыруларына да китерергә мөмкин.
Өшеткән чакта әнә шул матдә юкка чыга икән. Шуңа күрә хөрмә баллы һәм тәмлегә әйләнә. Димәк, өшетәбезме? Бу эшне түбәндәге юллар белән эшләргә мөмкин:
1. Бөтен килеш. Хөрмәне әйбәтләп юып салфетка белән киптерегез, тамчылар калмаска тиеш. Калган очракта алар бозга әйләнеп хөрмәгә зыян китерәчәк. Һәр җимешне аерым пакетка салып, 12 сәгатькә морозильникка озатыгыз.
2. Кисәкләп. Һәр җимешне 6 кисәккә бүлегез, сөякләрен алыгыз.  Морозильникның контейнеры төбенә целлофан җәегез һәм кисәкләрне аның өстенә тезегез. Берәр нәрсә белән каплап 12 сәгатькә туңдырырга куегыз.
3. Пюре итеп. Хөрмәне юып урталайга кисәбез, сөякләрне алабыз. Итләч өлешен кашык белән алабыз һәм блендер белән болгатабыз. Пюрены боз өчен махсус формаларда яки бутылкаларда катырырга мөмкин.
Беренче ысулны хөрмәнең авызны бөрештерүеннән котылу өчен кулланырга мөмкин. Икенче ысулны кулланганда, кисәкле хөрмә белән берәр нәрсә пешергә мөмкин (пирог, мәсәлән), ә соңгы ысул буенча катырылган хөрмәне боткаларга яки десертка салырга була.
Хөрмәне күпме сакларга мөмкин?
- 18 °С та саклаганда бер елга кадәр катырып тотарга мөмкин. Яңадан җебетер өчен 2-3 сәгать гадәти бүлмә температурасында тоту да җитә. Пакетка салып җылы суга тыгып куйсаң, тагын да тизрәк булыр.
Фото: pixabay.com
Тәмле ашыйк һәм сау-сәламәт булыйк, дуслар! ;-)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев