Мәктәп "лайфхаклары"

Лайфхак – ул тормышны җиңеләйтер өчен файдалы киңәшләр. Мәктәптә уку җиңел барсын өчен без дә "лайфхаклар" тәкъдим итәбез.
Яңа сүзне, төшенчәне, датаны истә калдыру өчен, аны стикерларга язып, өйнең төрле бүлмәләренә ябыштырып чык.
Кием-салымга ялгыш кына ручка белән сызылып китсә, сызыкка теш пастасы сөртеп, кипкәнен көтәргә һәм соңыннан гадәттәгечә юып куярга кирәк.
Формула, кагыйдә, таблицаларны истә калдыру өчен, аны фотога төшереп, кәрәзле телефон һәм компьютер экранының фон рәсеме итеп куй.
Үзең белән гел коры һәм хушландыргыч салфетка, гади пакет йөрт. Бу әйберләр һәрвакыт кирәк булачак!
Китап һәм дәфтәргә кыстыру өчен төсле пластик скрепкалар куллан. Мондый кыстыргыч төшеп тә китмәс, кирәк чакта язулар, күзәтүләр, искәрмәләрне кәгазьгә язып, шул ук биткә эләктереп куярга да була.
Китапны һәм дәфтәрне һәр предмет өчен аерым-аерым файлларга яки пакетларга сал, үзеңә дә җиңелрәк, сумкаң да тәртиптә булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?