Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Мәктәп укучысының иртәнге ашы нидән гыйбарәт?

Башлангыч сыйныфларда укучы балалары булган әти-әниләр иртән балага нәрсә ашатып җибәрим икән дип баш вата торгандыр. Иртәнге аш көннең төп элементы бит: аның файдалы да, туклыклы да, тәмле дә булуы м...

Башлангыч сыйныфларда укучы балалары булган әти-әниләр иртән балага нәрсә ашатып җибәрим икән дип баш вата торгандыр. Иртәнге аш көннең төп элементы бит: аның файдалы да, туклыклы да, тәмле дә булуы мөһим. Үсеп килүче организмга ярау икеләтә авыр.
Эшегезне җиңеләйтеп иртәнге аш вариантлары тәкъдим итәбез. Алар бик җиңел әзерләнә, өстә санап үтелгән барлык критерийларга җавап та бирә.

ИРТӘНГЕ АШ №1 — Бал һәм бананнан смузи
Продуктлар: ½ ст. сөт, ½ сыек йогурт, 1 аш к. арахис мае, 1 б. к. бал, 1 өлгергән банан.
Әзерләү: Бананны кечкенә кисәкләргә бүләбез. Барлык продуктлар белән бергә блендерга озатабыз.
ИРТӘНГЕ АШ №2 — Тортеллони
Продуктлар
Камыр: 300 г он, 3 йомырка, тоз
Эчлек: 300 г шпинат, 180 г рикота, 3 аш к. уылган пармезан
Әзерләү: Камырны ясап, өстен каплап суыткычка озатыгыз. Шпинатны пешереп алып турагыз. Аннары сырлар белән болгатыгыз, тәменчә тоз сибегез. Камырны алып шакмакларга бүлегез (өчпочмак өчен бүлгән кебек кирәк). Пәрәмәч формасында бөгеп тоз салынган суда пешерәбез.
ИРТӘНГЕ АШ №3 — Испанча омлет
Продуктлар: 5 йомырка, 300 г бәрәңге, 1 суган, 3 аш к. зәйтүн мае, тәменчә тоз һәм борыч.
Әзерләү: Чистартылган бәрәңгене вак-вак итеп түгәрәкләп турыйбыз. Суган турап, тоз сибеп икесен майлы табада кыздырып алабыз. Шуннан утны сүлпәнләтеп, тагын 15 минут пешергә калдырабыз. Йомыркаларны туглап тоз сибәбез. Ике катнашманы бергә кушып пешереп бетерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев