Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Өч кыз - өч бәхет!

Әхмәтхановларның өч бәхете - өч кызлары

“Без бәхетле. Балаларыбыз ‒ өч кызыбызның сау-сәламәт булуы ‒ безнең иң зур бәхетебез”, – ди Фаил белән Эльвира Әхмәтхановлар. Әле гаилә корып яши башлауларына 7 генә ел булса да, аларга карап кем генә сокланмый икән. Берсеннән-берсе матур кызчыклар бакчада үсеп утыручы гөлләрне хәтерләтә. Күзләр тимәсен! Әле өчесенә дә бертөрле кием кидертсәң, аларны игезәкләр дип тә белерсең.

“Тиктормас бу өч кызчыкны ничек карап бетерәсең, ничек барысына да өлгерәсең?” - дигән сорауга Эльвира, моны батырлыкка санамый гына, тыйнак итеп җавап бирә: “Күп балалы әни башка әниләрдән бер дә аерылмый. Бары тик аның “әни бурычлары” бала санына карап арта гына. Шуның белән беррәттән, тәҗрибә дә күбрәк туплана”.

Эльвира кул эшләренә дә бик оста. Өйдә ‒ гөлләр, бакчада чәчәкләр, яшелчәләр шаулап үсә, якыннарын тәмле ризыклар белән сыйлап тора, әле җептән келәмнәр дә бәйли. Вакытын бер дә бушка уздырмый ул.  “Көнемнең ничек үтәчәген һәрвакыт блокнот битенә планлаштырып язарга яратам. Иртән иртүк тору барысына да өлгерергә ярдәм итә. Балалар йокыдан уянганчы күп кенә эшләрне эшләп куям. Шул вакытта алар белән вакытымны тынычрак уздыра алам”, – ди әни.

Әтиләре дә бик тырыш кеше, төзүче. Гаиләдә күп бала үстерү нәкъ менә аның хыялы икән. Өч кызы өчен җан атып тора ул. “Олы кызыбыз Сәминәгә 6 яшь, ул һәрвакыт беренче булырга омтыла, лидер. 5 яшьлек Ясминә бик тә назлы, ярдәмчел, гел булышырга гына тора. Ә төпчек кыз, үзегез беләсез, иркәрәк була. Безнең дә Фәридәбез, ике яшендә генә булса да, барлык гаилә әгъзаларын үз янында “биетә”, барысы да аны тыңлый”, – ди бәхетле әти.

Гаиләдәге тынычлыкны  саклау күп очракта хатын-кыздан тора шул. “Хатын-кыз сабыр да, шул ук вакытта хәйләкәр дә булырга тиеш”, - дип киңәш бирә Эльвира.

Гаилә көнендә теләкләре дә үзләре кебек матур аларның: “Бер-берегезне аңлап, ишетеп, тыңлап, кирәк чакта бер-берегезгә юл биреп яшәгез. Балаларыбызның игелеген күреп, бәхетле тормыш итик. Дөньяны бары тик ачык төсләрдә күрергә тырышыйк. Гаиләдә мәхәббәт, җылылык булса, яшәве дә күңелле, тормышның вак-төяк мәшәкатьләре дә артык сизелми. Кайгы-хәсрәтләр өйләребезгә кермәсен. Сәламәт булыйк!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев