Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Ә сез баланы ярата беләсезме?

“Ничек инде яратмыйсың?!” - диярсез, һәр әти-әни үз баласын ярата һәм яратуын төрлечә белдерә.

“Ничек инде яратмыйсың?!” - диярсез, һәр әти-әни үз баласын ярата һәм яратуын төрлечә белдерә. Психологлар фикеренчә, яратуны белдерүнең төрле ысулларын кулланырга кирәк. Аларның кайберләре:

1. Бала белән бергә төшкән фотолардан күргәзмә ясау. Аны кунакка килгән һәр кешегә күрсәтеп, балагыз турында горурланып сөйләргә була.

2. Баланың куртка, пальто һәм чалбар кесәләренә конфетлар һәм аларның эченә баланың уңай якларын язган нәни кәгазь кисәкләре салсагыз шәп булыр.

3. Балага хат җибәрегез. Матур зур конверт эченә кинога билет яисә берәр уенчыкка сертификат ясап салырга була. Тышына “Махсус синең өчен” дип язып куярга мөмкин.

4. Баланың исеме белән шигырь языгыз. Аны матур итеп кәгазьгә күчереп мендәр астына тыгып кую көтелмәгән шатлык китерер.

5. Квест: аяк киеменнән бушаган коробка эченә тәм-томнар салып яшереп куегыз. Аны бергәләп, алдан әзерләгән карта буенча эзләгез.

6. Баланың теләкләрен туплап, кәгазь битенә язып, күренә торган җиргә элеп куегыз. Аларны үтәргә онытмагыз!

7. Бернинди сәбәпсез баланың бүлмәсен бизәп куегыз.

8. Айга бер генә тапкыр булса да балага вакытында йокларга ятмыйча сезнең белән бергә кино карау мөмкинлеген бирегез.

9. Өйдә булган юрган-мендәрләрдән бергәләп шалаш ясагыз. Шуның эченә кереп утырып әкиятләр укыгыз, тәм-томнар турында да онытмагыз.

10. Кибеттән бергә кирәк-ярак ингредиентлар алып торт пешерегез. Аннары аны тәмләп ашагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев