Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Шәмәрдән халкы изге эшкә алынган...

Бала ана өчен һәрвакыт бала булып кала. Һәм нинди генә булса да.Саба районы Шәмәрдән бистәсендә эшләп килүче «Безнең үзенчәлекле балаларыбыз» («Наши особенные дети») дигән мөмкинлекләре чикле булган б...

Бала ана өчен һәрвакыт бала булып кала. Һәм нинди генә булса да.
Саба районы Шәмәрдән бистәсендә эшләп килүче «Безнең үзенчәлекле балаларыбыз» («Наши особенные дети») дигән мөмкинлекләре чикле булган балаларның әти-әниләр берләшмәсе – моның ачык дәлиле.
Шәмәрдән лицеенда урнашкан әлеге тернәкләндерү бүлмәсендә церебраль паралич авырулы (ДЦП) балалар өчен күп кенә җиһазлар һәм җайланмалар бар: вертикализатор, ходунки, коры бассейн, швед дивары, сенсорлы юл, зур туплар, маталар һәм башкалар. Балаларга шулай ук массаж ясыйлар, дәвалау күнегүләре, вак моториканы үстерү өстендә эшлиләр. Бирегә бүгенге көндә 40лап бала йөри. ДЦП диагнозы куелган балаларның хәлен аз булса да җиңеләйтергә, аларны аралаштырырга, сәламәтлеген ныгытырга теләгәннәр өчен берләшмәнең ишекләре ачык. Монда шулай ук аутизм авырулы балалар да килә икән.
«Безнең балалар белән көн саен шөгыльләнергә кирәк. Ә каядыр алып бару, дәвалау курслары үтү бик кыйбат. Үзебездә шушындый мөмкинлек булу – безнең өчен бик зур әйбер», – диләр монда йөрүчеләр яшь аралаш. Чөнки әниләрнең күбесе авыру балаларын ялгыз тәрбияли.
Тернәкләндерү бүлмәсендә булу балаларга да яхшы яктан гына тәэсир итә. Моңарчы өйләреннән бик чыгып йөрмәгән малай-кызлар кеше арасында була, яшьтәшләре белән аралаша, тәрбиячеләре ярдәмендә сокландыргыч кул эшләре ясый.
Берләшмәне оештыручыларның, бу эшне башлап җибәргәндә, иң зур теләге дә шул була.
4 бала әнисе (икесе ДЦП авырулы) Алия Илсур кызы Андреева:
– Бервакыт улым Булатның да сәламәт абыйсы барган түгәрәккә барасы килде. Шуннан мин «Ә нишләп әле бу мөмкин булмаска тиеш» дигән уй белән яна башладым, – ди.

2013 елның февралендә Алия ханым, балалар белән шөгыльләнергә бүлмә сорап, район җитәкчесенә бара һәм аларга Шәмәрдән клубында урын тәкъдим итәләр. Рәис Нургали улы Миңнеханов бу эшне хуплап, республикакүләм грант оту конкурсында катнашырга чакыра.
Күп авырлыклар үтәргә туры килсә дә, тукталып калмыйча, 2015 елда лицейда уңайлырак бүлмә алуга, ә 2016 елда грант отуга ирешә берләшмә. Шулай итеп, Казаннан, Чаллыдан, Калиниградтан, гомумән, бөтен Россия буйлап тернәкләндерү җиһазлары кайтарталар.
Ә төп тәрбиячеләр һәм шул ук вакытта дәвалаучылар да, үзләренең дә балалары бирегә йөргән олы йөрәкле, исемнәрен зур хәрефләр белән язарлык Аналар: Алия Илдус кызы Андреева, Фәүзия Хаҗи кызы Нәбиуллина, Галина Дмитрий кызы Никитина.
Үзе күп еллар ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләүче Алия ханым балаларга дәвалау күнегүләре эшләтә, төрле җайланмаларда йөртә, логопед, психолог эшчәнлекләрен дә алып бара.
Лаеклы ялга чыкканчы сызым, рәсем дәресләре укыткан Фәүзия ханым балалар белән эрготерапия үткәрә, вак моторикаларын үстерү өстендә эшли.
Ә Галина Дмитрий кызы, бирегә һәркөн 20 чакрымнан килеп, балаларга массаж ясап, кулларының шифасын бирә.
Тырышлыкларының нәтиҗәләре дә бар, әлбәттә. Әнә бит бүлмәләре нинди матур кул эшләре белән тулган! Мөмкинлекләре чикле булганнар декадасында катнашып, дипломга да лаек булганнар алар.
Балаларны бергәләшеп кайда да булса алып барырга, күңелләрен күрергә дә тырышалар. Һәрбер бәйрәмдә балаларга бүләкләр ясыйлар, туган көннәрен уздыралар. Күптән түгел, район җитәкчелеге ярдәме белән Зөя утравына, Раифага барып кайтканнар.

Инде күпне күргән, газизләрен нинди генә шәһәрләргә дәваланырга йөртмәгән әти-әниләр: «Кайда гына булсак та, тернәкләндерү җиһазлары бер үк икәнен, балалар белән без эшләгән кебек үк шөгыльләнүләрен күрдек. Әйтәсе килгән сүзебез шул – мондый бүлмәләрне, балаларын кайгыртып, күпләр булдыра ала. Берләшергә, грант программасында катнашырга һәм башлаган юлда нык торырга гына кирәк», – диләр.
Әлбәттә, бу изге эштә аларга дөрес юл күрсәткән, ярдәм кулы сузган Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановка, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм территориаль үсеш буенча урынбасары-инвестицион үсеш бүлеге җитәкчесе Илнур Илдус улы Котдусовка, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Наил улы Гәрәевка,  Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Гаптрахман улы Шәрәфиевка, Саба инвалидлар берләшмәсе җитәкчесе Рәшит Габделхәй улы Кәбировка, балаларын укыткан укытучыларга, гомумән, аларны аңлаучыларга олы рәхмәтләрен белдерә «Безнең үзенчәлекле балаларыбыз» берләшмәсе.
Аларның исәбе – алга бару, балалар сәламәтлеге өчен кирәк җайланмаларны, кирәкле әсбапларны тулыландыру. Бу эштә берләшмәгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр булса, әти-әниләр бик рәхмәтле булачак.
Сабырлык, сәламәтлек, эшләрегезнең уң булуын телибез, сезгә, изге затлар!
 

Алсу НИЗАМИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев