Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Син кунакчылмы?

"Сабантуй" журналының март санындагы тест нәтиҗәсе.

 

«Кунак булсаң, тыйнак бул», – диләр. Ә үзең кунак чакырсаң, нинди буласы икән? Әйдә, синең кунакчыллыгыңны тикшереп карыйбыз!

"Сабантуй" журналының март санындагы тест сорауларына җавап бир, гомуми исәпне сана һәм үзеңнең нинди булуыңны бел.

 

0 дән 3 кә кадәр

Кунаклар сиңа бик сирәк килә. Тик син күп нәрсәне югалтасың. Дусларыңны кунакка ешрак чакыр. Туган көнеңне дусларың белән үткәреп кара. Сиңа дуслар белән аралашу җитми. Телефон, Интернетны якын дустыңа әйләндергәнсең түгелме?! Шуны истән чыгарма: күзгә-күз карашып аралашуга бернәрсә дә җитми. Телефондагы җансыз уеннар чын дуслыкны алыштыра алмый!

 

4 тән 8 гә кадәр

Чын кунакчыл хуҗа дусларының күңелен күрү өчен барысын да эшли. Ә син хәтта моны эшләргә омтылмыйсың да. Әйе, син кунакларны үзеңә еш чакырасың. Тик чакыру – кунак итүнең бер өлеше генә. Дусларың синдә үзләрен ни өчен уңайсыз хис итәләр икән? Килү белән кайту турында уйлый башлаулары сине уйландырмыймы? Бу сорауларга җавап табып кара әле. 

 

9 дан 12гә кадәр

Кунакка йөрергә дә, кунакларны каршы алырга да бик яратасың. Син – чын кунакчыл хуҗа. Һәр моментны истә тотып, кунакларыңның күңелен дә күрә беләсең. Афәрин! Бары тик кунакларны сыйлауны әниеңә калдыру бер дә дөрес түгел. Әниеңә булышырга онытма! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев