Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Табын әдәпләре. Ашау әдәпләре.

Каюм Насыйри, Ризаэддин Фәхреддин.

Әй угыл, ризыкны уң кулың белән аша. Авызыңны тутырып капма. Вак-вак чәйнәп аша, ашың сеңешлерәк булыр. Табынга ашны китергәч, шунда ук ашарга утыр, көттермә. Ашап бетергәч, өстәлдән ашны алмас борын торып китмә. Күп кеше килгән булып, бер генә кеше килеп җитмәгән булса, бер кеше өчен күп кешене көттермә.                                                             

Ашарга утырган вакытыгызда, иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез. Үзегездән олы кешеләр булганда, өстәл янына алардан элек утырмагыз. Аш янында берни белән дә уйнамагыз. Аш янында борыныгызны тартмагыз, чөмереп ашамагыз. Ризыкны зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, күп ашарга гадәтләнмәгез, аштан күңелегез кайтканчы туктагыз. Бу нәрсәләрнең сәламәтлек өчен файдасы күп икәнлеген үзегез дә белерсез. Чәй янында каймак вә майлы ашлар булса, киемнәрегезгә тамызмагыз, кулларыгызны майламагыз, майлы кулларыгызны киемнәрегезгә сөртмәгез. Аштан соң кул вә авызларыгызны юыгыз, теш арасында бернәрсә калдырмагыз.                                                 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев