Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Тест: “Балагыз ни дәрәҗәдә иҗади?”

Балагызның ни дәрәҗәдә иҗади булуын тикшереп карау өчен шәп тест.

Балагызның ни дәрәҗәдә иҗади булуын тикшереп карау өчен шәп тест.

 

Түбәндәге сорауларга “әйе” яки “юк” дип җавап бирегез. Һәр “әйе” җавабы - 1 балл.


1. Балагызның берәр предметка башка төрле кулланыш уйлап тапканы бармы?
2. Аның кызыксынулары гел үзгәреп торамы?
3. Абстракт рәсемнәр ясыймы?
4. Үзе күзаллаган предметларны сурәткә төшергәне бармы?
5. Фантастиканы яратамы?
6. Хикәя, шигырьләр уйлап чыгарамы?
7. Төрле фигуралар ясарга яратамы?
8. Берәр кайчан моңарчы эшли белмәгән берәр нәрсәне эшләгәне бармы?
9. Берәр нәрсәне үзе теләгәнчә итеп үзгәртү теләге бармы?
10. Караңгыдан куркамы?
11. Яңа сүз уйлап тапканы бармы?
12. Шул сүзне берничә тапкыр кабатлап йөргәне юкмы?
13. Йорттагы җиһазларның урынын үзе теләгәнчә үзгәрткәне бармы?
14. Аның бу уе уңышлы идеме?
15. Берәр предметны башка максатларда кулланганы бармы?
16. Кечкенә чагында кайбер предметларның ни өчен кирәклеген үзе уйлап тапканы бармы?
17. Кием сайлаганда, чәчен кистергәндә үз фикерен әйтәме?
18. Башкаларга ачмый торган, үз серле дөньясы бармы?
19. Үзе аңламаган әйберләргә аңлатма эзлиме?
20. Әйләнә-тирәсендәге үзе аңламаган күренешләргә сездән аңлатманы еш сорыймы?
21. Рәсемсез китаплар укыймы?
22. Үзенең берәр уен уйлап тапканы бармы?
23. Төшләрен исендә калдырамы, сезгә сөйлиме?

 

 


 

 

Нәтиҗәләр:


20-23 балл: балагыз бик акыллы, аның һәр нәрсәгә үз фикере бар.
15-19 балл: балагыз сәләтле, әмма ул сәләтләрен гел ачып бетерә алмый.
9-14 балл: акыллы бала, күп өлкәләрне аңлый. Әмма иҗади яктан үсеш өчен күп нәрсә әлегә җитми.
4-8 балл:  балагыз иҗади фикер йөртү сәләтен бары тик үзенә бик кирәк чакта гына күрсәтә.
4тән әзрәк балл: балагызга уйлап чыгаручанлык, иҗадилык җитеп бетми, әмма ул катлаулы һөнәрләрдә уңышка ирешә алачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев