Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Мәктәп программасын беләсезме?

ӘТИ-ӘНИЛӘР ӨЧЕН ТЕСТ

Балагызга дәрес әзерләшә башлагач, сорау өстенә сорау туамы? Кичләрен сочинение-изложениелар язып, тапкырлау таблицасын ятлап интегәсезме? Яки киресенчә, балагыз кырып-себереп барысын да үзе эшләп куямы? "Алма алмагачыннан ерак төшми" диләр бит, ә үзегез нинди укучы идегез? Менә шушы тест барын да әйтеп бирер.
 

1. Австралия! Аның башкаласы исегездәме?
- Канберра
- Мельбурн
- Сидней
2. Рус теле дәресләрен әйбәт үзләштергәнегезне тикшерәбез. Кайсы сүздә хата бар?
- Несколько полотенец
- Более пятиста человек
- Подписанные договоры
3. Медиана — ул?
- өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия
- өчпочмакны тигез өлешкә бүлүче линия
- өчпочмакның 90 градуслы почмагы
4. Кайсы әсәр И.С.Тургеневныкы?
- «Гранатовый браслет»
- «Капитанская дочка»
- «Записки охотника»
5. 0,1 км дециметрларда?
- 10 000 дм
- 100 дм
- 1 000 дм
6. Нинди материк 4 океан тарафыннан да юыла?
- Антарктида
- Австралия
- Евразия
7. Тарихка күчтек. Петр II-дән соң кем идарә иткән?
- Анна Иоанновна
- Петр III
- Екатерина II
8. О, физика! Кельвиннарда нәрсә исәплибез?
- Ток көче
- Температура
- Егәрлек
9. Ag — Менделеев химик таблицасының нинди элементы?
- Алюминий
- Көмеш
- Алтын
10.Юпитер Кояштан ничәнче планета?
- 5
- 7
- 1
8-10-сы дөрес: Афәрин! Сез бик тапкыр кеше булса кирәк. Мәктәптә уку сезгә җиңел бирелгән булырга тиеш. Төп фәннәрне сез "5"лелек үзләштергәнсез, барын да әле дә хәтерлисез.
5-7-се дөрес: Начар түгел. Тик хәтерегез әзрәк аксый булса кирәк. Белгән материалны оныта башлагансыз.
4-6-сы дөрес: Хмм... Мәктәптә "3"легә укыганыгыз күренеп тора шул :) Балагыз белән дәрес әзерләп белмәгәннәрне өйрәнеп алу шәп мөмкинлек бит. Ялкауланмагыз!
Дөрес җаваплар: Канберра, Более пятиста человек, өчпочмакның түбәсен каршы як белән тоташтыручы линия, «Записки охотника», 1 000 дм, Евразия, Анна Иоанновна, Температура, Көмеш, 5

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев