Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Тутырылган болгар борычының җайлы РЕЦЕПТы

Көз - мул уңыш сезоны. Бакча тоткан хуҗабикәләр ел буе үзләренең хезмәт җимеше нәтиҗәләрен күрәләр. Чөнки яшелчә, җиләк-җимешләрдән әллә нихәтле тәм-том әзерләп була.Тутырылган болгар борычының җайлы...

Көз - мул уңыш сезоны. Бакча тоткан хуҗабикәләр ел буе үзләренең хезмәт җимеше нәтиҗәләрен күрәләр. Чөнки яшелчә, җиләк-җимешләрдән әллә нихәтле тәм-том әзерләп була.

Тутырылган болгар борычының җайлы да, тәмле дә рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
6 кешелек порция өчен ингредиентлар:
Иттән фарш — 800 Грамм (сыер ите)
Дөге — 0,5 Стакан
Суган — 5 Штук (3 - фаршка, 2 - шулпага.)
Болгар борычы — 15 Штук (төрле төстәгеләрен алыгыз)
Кишер — 2 Штук
Тоз — тәм буенча
Борыч — тәм буенча
Зира — тәм буенча
Томат пастасы — 2 аш кашыгы (шулпага)
Каймак — 2 аш кашыгы (шулпага)
Сарымсак — 1 Штук
Яшел тәмләткечләр — тәм буенча.



Продуктларны әзерләп куйганнан соң, беренче эш итеп суган һәм кишерне табада кыздырып алыгыз. Аңа дөге, фарш, 3 аш кашыгы су өстәп әйбәтләп болгатыгыз. Борычларны юып, капкачларын кисегез, орлыклардан чистартыгыз.
Шулпа әзерли башласак та була: суган кыздырабыз, аңа томат пастасы, каймак, су, тәмләткечләр салып 5 минут пешерәбез. Борычларны алдан әзерләгән дөге һәм ит белән тутырып шулпага салабыз. Форманы фольга белән төреп 180 градуслы духовкага, 25 минут пешәргә куябыз. Аннан фольганы салып тагын ярты сәгать тирәсе пешерәбез. Табынга куйганда өстенә сарымсак һәм яшел тәмләткечләр сибеп бирегез.



Гади генә ризык булса да, тутырылган борычларны бәйрәм табынына да тәкъдим итә аласыз. Чөнки аның духовкада пешкәне аеруча да тәмле була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев