Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

УКУЧЫ БАЛАЛАР

*һәрбер бала, бигрәк тә үз мәктәбегезнең укучы балалары белән матур яшәгез, аларны туганнарыгыз кебек күрегез, алар белән йомшак сөйләшегез. Бер-берегез белән очрашкан вакытта йөзегездә куану билгеләре чагылсын. Шатлык һәм кайгыларын уртаклашыгыз.

 

*Яман холыклы балалардан ерак булыгыз, чөнки яман холык йогышлы була.

*Аталарыгызның байлыгы, һөнәрләре һәм киемнәрегез белән башка укучылар алдында мактанмагыз, үзегезне күрсәтмәгез, бәлки һәрвакыт түбәнчелек күрсәтегез.

* Күңелне каралтучы, әдәпсез хикәяләр сөйләмәгез, кычкырышмагыз, сүз көрәштермәгез, иптәшләрегезнең хәтерләре калырлык ишарәләрдән, бигрәк тә аларга кул күтәрүдән сакланыгыз.

*Файдасыз эшләр белән шөгыльләнеп дәресләрегездән мәхрүм калмагыз.

*Иптәшләрегездә булган нәрсәләргә кызыкмагыз, алардан шул нәрсәләрне сорамагыз. Бөеклек алуда түгел – бирүдәдер.

*Мәктәпне бетергәч тә бергә укыган иптәшләрегезне онытмагыз, аларның хакларында кимчелек итмәгез, иң зур дәрәҗәгә ирешсәгез дә бергә укыган иптәшләрегезнең иң түбән дәрәҗәлесе алдында да үзегезне зурга куймагыз.

 

Ризаэддин Фәхреддин Габдрахман Кая әсәрләренә нигезләнеп язылган «Балаларга үгет-нәсыйхәт» китабыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев