Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Укучыга кирәкле 5 төрле чикләвек

Мәктәп укучысының көндәлек рационында сәламәтлек өчен файдалы ризыклар булырга тиешлеген табиблар даими әйтеп килә.

Үсеп килүче яшь организмга чикләвекләнең файдасы гаять зур. Аларда булган аминокислоталар организм үсешенә ярдәм итә, ә минераль-витамин комплексы интеллект үсешенә булыша  һәм иммунитетны ныгыта.

Бүгенге көндә чикләвекнең күп төрләре бар. Аларның һәрберсенең эчке органнар һәм системалар эшен җайга салучы, шулай ук төрле авыруларны җиңәргә ярдәм итүче файдалы сыйфатлары һәм үзлекләре бар. Табиблар бала өчен файдалы 5 төрен көн саен кулланырга киңәш итәләр.

Әстерхан чикләвеге тышкы ягы белән баш миен хәтерләтә. Ул файдалы матдәләргә һәм витаминнарга бай, алар безнең миебезне чыннан да тукландыра, шуңа күрә аның эшен нәтиҗәлерәк итә.

 

Фундук организмның иммун системасын саклый һәм нерв күзәнәкләрен сакларга ярдәм итә. Шуңа күрә, әгәр дә укучы бу чикләвекне мөмкин кадәр ешрак кулланса, аның сәламәтлеге һәм нервлары белән проблемалары кими.

 

Миндаль чын алтынга тиң байлык. Аның составында  күп күләмдә аксым һәм В витамины бар. Шулай ук  организмда матдәләр алмашын тизләтә, күзәнәкләрнең яңартылуына, шулай ук чәч, теш һәм тырнакларның ныклыгына ярдәм итә.

 

Кешью еш кына балаларны үзенең формасы һәм татлы табигый тәме белән җәлеп итә. Галимнәр билгеләп үткәнчә, кешью минераллар һәм витаминнарның уникаль составы аркасында тешләрне ныгытуга ярдәм итә икән. Тимернең югары булуы аркасында, бу чикләвекләрне салкын тию симптомнары һәм анемия вакытында бирү бик яхшы.

 

Арахис – балалар арасында иң яраткан чикләвекләрнең берсе. Шулай ук, үсеп килүче организм өчен бик тә кирәкле һәм файдалы. Организмга көч бирә, йокысызлыктан, стресстан коткара, игътибарны, хәтерне һәм баш мие эшчәнлеген яхшырта.

 

Кайбер очракта чикләвек балага уңай тәэсир  итеп кенә калмый, ә зыян да китерергә мөмкин. Барлык төрләре дә диярлек куркыныч аллергик реакцияләр китереп чыгарырга сәләтле икәнен истән чыгармаска кирәк. Сәламәт булыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев