Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәй көне эшләргә тиешле 25 гамәл

Бу җәйдә шушы гади ысулларны кулланып карагыз әле, һичшиксез, балаларның күңеле булыр.

Җәйге ял, каникуллар гомерлеккә истә калырлык булсын өчен нишләргә? Балаларга кайвакыт диңгез буйлары түгел, ә үз гаиләсе белән рәхәтләнеп күңел ачу, табигатьтә ял итү күбрәк шатлык китерә ала. Бу җәйдә шушы гади ысулларны кулланып карагыз әле, һичшиксез, балаларның күңеле булыр.
 
1. Бөтен гаилә белән иртәнге йөгерүгә чыгыгыз.

 

2. Иртәнге чыкта яланаяк йөрегез.

 

 

3. Табигатьтә күнегүләр ясагыз.

 

 

4. Иртәнге ашны ачык һавада ашагыз.

 

 

5. Җиләк-җимешләрдән төрле пироглар пешерегез һәм күршеләрне, дусларны сыйлагыз.

 

 

6. Өйдә үзегез лимонад ясап карагыз.

 

 

7. Асфальтта төсле бур белән рәсем ясагыз, исемнәрегезне языгыз.

 

 

8. Бергәләп велосипедта йөрегез.

 

 

9. Кәрзин белән ашамлыклар алып пикникка чыгыгыз.

 

 

10. Табигатьтә бадминтон, волейбол һ.б. уеннар уйнагыз.

 

 

11. Сабын куыгы конкурсы оештырыгыз: кемнеке иң зур, иң кечкенә була, кемнеке ераграк оча һ.б.

 

 

12. Комлы пляжда рәсемнәр, төрле сыннар ясагыз, кабырчык җыегыз.

 

 

13. Һава еланы очыртыгыз.

 

 

14. Җылы җәйге яңгыр астында йөгереп алыгыз.

 

 

15. Кояш баеганны каршылап, матурлыкка сокланыгыз.

 

 

16. Палатка белән табигатькә чыгып, кунып калыгыз, төнге күктән йолдызларны күзәтегез. Йолдыз атылганда, теләк теләгез.

 

 

17. Күмердә бәрәңге пешереп ашагыз.

 

 

18. Елга буендагы үрдәк, кошларны ашатыгыз.

 

 

19. Су сибеш уены уйнагыз.

 

 

20. Бергәләп яңа китаплар укыгыз.

 

 

21. Кызыклы әйберләр алып, кая да булса фотога төшәргә барыгыз.

 

 

22. Яңа кул эшенә өйрәнегез. Мәсәлән, балчыктан ясарга, карвинг яки эбру техникасына.

 

 

23. Атка атланып йөрегез.

 

 

24. Берәр шәһәргә экскурсиягә барыгыз.

 

 

25. Зур һәм баллы карбыз ашагыз.

 

 

Боларның барысын да фотосурәткә төшереп, иң кызыклыларын рамга куеп, өй буенча урнаштырыгыз.

 

 

Ямьле җәй фотоларда гына түгел, күңелегездә дә озак саклансын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев