Үз-үзеңне яклый аласыңмы?

Кемдер үз фикерен, курыкмыйча, бөтен дөньяга кычкырып әйтә ала, ә икенче берәүләр күләгәдә калу яклы. Ә син нинди? Үз-үзеңне яклый беләсеңме?

 

"Сабантуй" журналының 2021 ел, февраль санында басылган тестны эзләп тап, сорауларга җавап биреп, баллар җый һәм гомуми нәтиҗәне исәплә. 

0 дән 3 кә кадәр:

Тирә-юньдәге һәр нәрсә, һәр кеше сиңа каршы. Уңайсыз вакыйгалар, әйтерсең, артыңнан сагалап йөри. Сиңа шушы уйларны башыңнан алып ташларга вакыт! Һәр вакыйгадан начар якларны эзләп, үз-үзеңне, тирә-юньдәгеләрне гаепләргә ашыкма. Кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле, итәгатьле булсаң, алар да сиңа якты йөз белән борылачак.

4 тән 8 гә кадәр:

Син корычтай нык холыклы кеше. Үзеңне кыерсытырга беркайчан да юл куймаячаксың. Үз фикереңне тыныч кына башкаларга җиткерү сәләте бар. Синең бу сыйфатың тирә-юньдәгеләргә дә бик ошый. Шуңа да сине дусларың хөрмәт итә. 

9 дан күбрәк:

Син һәр нәрсәне үз эчеңә җыясың. Барлык кыерсытуларга сүз әйтми түзәсең-түзәсең дә, бер мәлне, мендәргә капланып, туйганчы елыйсың. Болай эшләү, мөгаен, туйдыра торгандыр. Үз фикереңне курыкмыйча әйтергә өйрән! Шул очракта, дусларың арасында дәрәҗәң үсәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: