10 мең сум гына җитми

Россия Хөкүмәте укучыларны мәктәпкә әзерләү өчен һәр балага 10 мең сум күләмендә акча бүлеп бирде. Ләкин әти-әниләргә бу акча гына җитмәскә охшаган. ТАСС хәбәр итүенчә, уку кирәк-яраклары узган елгы белән чагыштырганда 13 процентка кыйммәтләнгән. Быел баланы мәктәпкә әзерләү уртача 12 мең 906 сумга төшәчәк, дип исәпләп чыгарган белгечләр.
Дәфтәр һәм каләмнәр алу өчен генә дә 1 мең сумнан артык акча кирәк. Тагын якынча шуның кадәр акча пенал белән көндәлеккә китәчәк. Мәктәп формасы өчен белгечләр 1651 сумны чигергән. Ләкин баланы гел бер күлмәктән йөртеп булмый бит, алмашы да кирәк. Димәк, бу сумманы икегә тапкырламый булмый. Әле спорт киеме, алмаш аяк киемен дә исәпләргә онытканнар. Димәк, теге сумма әкренләп 20 меңгә якынлаша...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.