15нче гимназия укучылары белән күрештек
Бүген Казан шәһәренең 15нче татар гимназиясендә укучыларыбыз белән күрештек.
Бәйрәм “Сәйлән” инструменталь ансамле чыгышы белән башланып китте. Алар “Бормалы су” һәм “Кәрия-Зәкәрия” көен уйнадылар. Укучылар белән күрешергә “Сабантуй” газетасында озак еллар эшләгән шагыйрә Йолдыз апа Шәрапова да килгән иде. Балалар аның шигырьләрен яттан сөйләде. Журнал белән якыннан танышып, балалар истәлекле бүләкләргә дә ия булды. Күркәм очрашу гимназия музейларын карау белән дәвам итте. Бишбалта тарихы белән бәйле музей, Хәсән Туфан исеме белән бәйле тарихи почмак - гимназиянең күрке. Шулай ук геология музее зур кызыксыну уятты. Монда нинди генә ташлар сакланмаган. Очрашу бик къжелле ёщм файдалы узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев