Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

Барлык ир-егетләрне батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз!

Минем бабай 

Минем бабам – капитан,

Сугышта булып кайткан.

Күкрәк тулы орденнар,

Медальләр алып кайткан.

 

Безнең илдә һәр бала

Уйнап-көлеп йөрсен дип,

Хәвеф-хәтәр күрмәсен,

Тыныч булып үссен дип,

 

Көрәшкән чакта бабам,

Әни

Нәкъ минем яшьтә булган,

Рәсем ясап, хат язып,

Бабама салып торган.

 

Бик күп сугышкан бабам,

Дошманны җиңеп кайткан.

Үзе белән ул безгә

Тынычлык алып кайткан!

 

Эльмира Шәрифуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев