“5”ле алсаң... автобуста йөрү бушлай!

Моннан 4-5 ел элек булган хәл бу. Краснодар крае Елизаветка бистәсендә яшәүче маршрутка йөртүче Александр Каширов укучы якташларының белемнәрен арттыру җаен тапкан.

Ул һәркөнне, таләпчән әти-әни яки укытучы шикелле, мәктәптән кайтучы укучыларның көндәлекләрен тикшерә. Бу көнне “4”ле алучылар өчен 17 сумлык билет 10 сум гына тора. Ә инде “5”ле алучылар өйләренә маршруткада бөтенләй бушлай кайта икән. Балаларның үзләрен әйткән дә юк инде, өлкәннәр дә моңа сөенеп туялмаганнар икән. Чөнки малай-кызларның укуы күзгә күренеп яхшырган.
Хәзер күп кенә балалар “4”леләрен күрсәтергә дә ояла башлаган, отличник булырга исәпләре ди. Юмарт Саша абыйны отличниклар саны арту куркытмый, киресенчә, ул андый тырышлар өчен тагын бер сюрприз-бүләк әзерләгән булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.