Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Шараповтан эксперимент - хатын өйдә булмаса нишләргә?

Юмор остасы Рамил Шарапов хатынының киеме белән эксперимент ясаган – кызын йоклаткан!Хатыннары өйдә булмаганда ирләр балалары белән нинди генә экспериментлар ясамый. Танылган юмор остасы, калын каш ия...

Юмор остасы Рамил Шарапов хатынының киеме белән эксперимент ясаган – кызын йоклаткан!



Хатыннары өйдә булмаганда ирләр балалары белән нинди генә экспериментлар ясамый. Танылган юмор остасы, калын каш иясе Рамил Шараповның да бер тәҗрибәсен белеп алдык әле.


– Бервакыт хатыным өч-дүрт көн хастаханәдә ятып алды. Ул вакытта ике баланы карау миңа йөкләнде. Улым Раян үзе генә йоклап китсә дә, кызыбыз Линара белән хәлләр бераз катлаулырак булып чыкты. Башта кулда селкетеп йоклаттым, аннан әкрен генә караватка салдым. Уянып, әнисен эзләмәсен өчен, йомшак уенчыкка хатынның халатын кидерттем. Бала бит әнисенең исен сизә. Үзем дә янына ятып йоклап алырга уйлагач, гәүдәмә шул халатны бөркәндем. Әлеге тәҗрибә бик уңышлы эшли. Кызыбыз уянмыйча диярлек йоклады, – ди Рамил.


Зилә ҖӘЛӘЛИЕВА


I like this to be the first paragraph of each of my blog posts

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев