7 яшькә кадәр бушлай

Быелның 22 нче июненнән 7 яше тулмаган балалар шәһәр яны поездларында бушлай йөри башлады. Әлегә кадәр электричкаларда 5 яше тулмаган балаларга гына билет кирәкми иде. Яңа кагыйдә бөтен Россия буенча гамәлгә керде. Кечкенә бала белән электричкага утырырга җыенган әти-әниләрнең кулында сабыйның яшен раслаучы документ булырга тиеш. Кирәк дип тапса, контролер аны сорап алырга хокуклы. Бала 7 яше тулган көнне электричкага утырса, бу көнне дә бушлай сәфәр кыла ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.