Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«ӘБИЕМ НАМАЗЛЫГЫ» РӘСЕМ КОНКУРСЫ

«Сабантуй» журналы һәрчак үз укучыларын сөендереп тора. Шуңа күрә без чираттагы конкурсны игълан итәбез!

ИГЪТИБАР!
«ӘБИЕМ НАМАЗЛЫГЫ» РӘСЕМ КОНКУРСЫ БАШЛАНДЫ!

Әби-бабаңның намаз укуын шыпырт кына күзәтеп торганың бармы? Игътибар итсәң, намаз укыр алдыннан намазлык җәяләр. Элек аларны чигеп, кулдан эшләгәннәр. Бәлки, борынгы намазлыклар сезнең гаиләдә дә сакланадыр әле? Шулай икән, «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее оештырган «Татар намазлыгы» проектында катнаш!

Шартлары:
1. Әби-бабаңның намазлыкларын ясап, рәсемеңне фотога төшереп, sabantui@bk.ru электрон почтасына җибәр. Рәсем янына намазлыкның тарихын язып куйсаң, тагын да күңелле булыр!
2. Хатыңа «Сабантуй» журналына 2026 нчы елның икенче яртыеллыгына язылу квитанциясен дә беркетергә онытма.

Конкурс 2026 елнын 15 сентябренә кадәр дәвам итә. Җиңүчеләрне Ислам мәдәнияте музеенда «Татар намазлыгы» күргәзмәсе ачылышында бүләкләрбез. Уңышлы эшләр намазлыклар күргәзмәсендә урын алачак! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев