«Әдәби алан- 2025» кә йомгак ясалды.
Проект 2019нче елдан башланып 50 укучы катнашкан булса, бүгенге көндә 500 дән артык катнашучысы бар.
Әлеге проект үз эченә милли мәдәниятне онлайн форматта китап аша тапшыру һәм саклау процессын ала. Проектның төп максаты: татар теленә, туган телгә, әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү, катнашучыларның белемен тирәнәйтү, уйлый белү дәрәҗәләрен, укуга җәлеп итү, китапка кызыксынуларын арттыру тора. Сентябрьдән алып Майга кадәр шәхси үзебезнең Саба китапханәсене вконтакте битендә атнага бер тапкыр билгеле бер темаларга биремнәр куела, һәм балалар аларга китаплардан җаваплар эзли һәм махсус “Әдәби алан” дәфтәрләренә язып баралар. 2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Җиңүнең 80 елы уңаеннан, төрле биремнәр бирелде.
21 декабрь көнне Саба район мәдәният йортында,Саба үзәк балалар китапханәсе оештырган "Әдәби алан-2025" проектына йомгак ясалды. Балалар,район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан куелган, "Тылсымлы сандык" әкияти тамаша карадылар. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы проектта катнашучыларны бәйрәм белән котлап, теләкләрен җиткерде.
Чара кече залда чыршы тирәли җыр, биюләр белән тәмамланды. Һәр катнашучыга рәхмәт хаты тапшырылып, истәлек фотога төштеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев