Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Адымнар»да театр киче

Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбендә якынлашып килүче яңа елны каршылар алдыннан гына укытучылар коллективы чын театр киче ясап, ата-аналар һәм балаларга искиткеч матур бүләк оештырды.

Туфан Миңнуллинның «Саташу» драмасын сәхнәләштерде алар. Бу тирән эчтәлекле һәм көн кадагына сугучы проблемаларны күтәргән спектакль берәүне дә битараф калдырырлык түгел. Тамашачы уйга калды, борчылды һәм тормыш хакындагы күзаллавын да үзгәрткәндер бу кичне.

 Куп еллар дәвамында «Адымнар-Казан» куптелле мәгариф комплексында «Яшел яр» укытучылар театры эшләп килә. Алар ел саен мәгънәле, яңа спектакльләр куеп тамашачыга бүләк ясый. Әлеге театраль коллективта әйдәп баручы актёр «Адымнар»ның директоры Айдар Илдар улы Шәмсетдинов. Нәкъ менә аның башлангычы белән шушындый күркәм традиция оешкан да инде. Спектакльләрнең куючы режиссеры – Нурания Җамали: танылган кинорежиссер; сценарист; Татарстан Республикасының атказанган артисты; Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев