Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«ӘКИЯТ УКЫЙБЫЗ»

Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» журналы «ӘКИЯТ УКЫЙБЫЗ» акциясен башлап җибәрә!

Акция кысаларында 2024 елның 4 апрелендә 15:00 дә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә (Казан Кремле, Шейнкман тыкрыгы 12, «Хәзинә» музей комплексы, 3 нче подъезд)  Зилә Яз, Айсылу Имамиева, Алинә Бикмуллина, Гөлнара Хәйдәрова, Әдилә Борһанова, Зөләйха Камалова, Резеда Гобәева, Энҗе Садыйкова, Ландыш Фазуллина, Дания Нәгыйм нәниләргә үз әкиятләрен укыячак.

Программада:
- Әкият уку;
- Кызыклы видеолар карау;
- Уеннар уйнау;
- Табышмаклар чишү;
- Кызыклы мастер-класслар 
- «СалаваTik» төркеменең чыгышы көтелә!

 Чарада «САЛАВАТ КҮПЕРЕ» һәм «САБАНТУЙ» журналларыннан китап-ярминкәсе, язучылар белән автограф-сессия дә каралган.
«ӘКИЯТ УКЫЙБЫЗ» акциясе 15:00 дән 20:00 гә кадәр дәвам итәчәк.

Чарада катнашу бушлай, бары тик әлеге сылтама аша теркәлергә кирәк:
https://docs.google.com/spreadsheets/d/1LWwSkPxr0ihK-ele0HShZhuyrecu1RwZ9QvPE_cCNv4/edit?usp=drive_link

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев