Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шүрәле «Сабантуй»да!

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә сигезенче катнашучылар: Казан шәһәренең 11 татар гимназиясенең 3В сыйныф укучылары.


Борын-борын заманда
Әле без тумаганда.
 Шүрәлебез ялгыз йөргән
Тирән карурманнарда.

Бер шәп журнал чыга икән
Без яшәп яткан якта. 
Шүрәлебез кызыксынган
Ишетеп моның хакта. 

Журнал укучыларына
Хат юлларга уйлаган.
Барып кына кайтыр иде
Машинасы булмаган.

Хатны алып хезмәткәрләр
Фикерләшеп план корган.
Шүрәлене алар тизрәк 
Үзләренә чакырган.

Шүрәле киткән Казанга
Күчтәнәчләрен төяп. 
Килеп керүгә янчыгын 
Стенага куйган сөяп.

Журнал турында сорашкан
Утырып кара-каршы.
Элек булган хәлләрне дә 
Искә төшергән, ахры.

Шүрәленең Казанда
Бар исеме, бар даны. 
"Сабантуй"да кунакта 
Күрдегезме сез аны?

Шушы мәлдән Шүрәлебез
Яхшы дус һәммәбезгә!
"Сабантуй" журналы белән
Ямь кертә өебезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев