Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Шүрәле һәм Яңа Ел «Сабан туе»

«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә тугызынчы катнашучылар: Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе 6 нчы В сыйныфы укучылары исеменнән Мөхетдинов Әмир

Борын-борын заманда, тылсымлы урманда яшәгән ди бер Шүрәле.

Буранлы бер кыш кичендә Шүрәле озын бармакларын бер-бер артлы санап утыра иде. «Бер, ике, өч... Әле дә бер бәйрәм түгел. Дүрт, биш, алты... Әле дә бер шатлык юк». Галәмәт бер моңсулык.

Шүрәле урман буйлап йөреп кайтырга булды. Кар астыннан ниндидер ялтыравык килеп чыкты. Шүрәле аны ерактан ук күреп алды – ул журнал иде. Аның тышында "Сабантуй" дип язылган, ә уртасында – утлы ат- Яңа Ел символы.

Журналның беренче бүлегендә «Кышкы Сабантуй өчен тәмле ризыклар» дигән язу да бар. Анда рәсемнәр белән бирелгән рецептлар: кош теле һәм «Кышкы бәлеш» (күрәгә һәм чикләвек белән). Шүрәле бик кызыксынды! Ләкин аның кирәкле ингредиентлары юк иде. Ул күрәгә урынына киптерелгән җиләкләр кушты.  Журналдагы рәсемгә карап, беренче тапкыр «Кышкы бәлеш» әзерләде. Бәлеш исе бөтен урманга таралды. Бу искә Шүрәленең туганнары килеп җитте. Алар бергәләшеп чәй эчәргә керештеләр. Кышкы бәлеш  бик тәмле булып чыкты.

Икенче көнне Шүрәле «Яңа Ел бизәкләре» дигән бүлеккә күчте. Анда кәгазьдән чәк-чәк, картоннан калфак, күркәләрдән һәм яфраклардан кулчатыр ясау  үрнәкләре бирелгән иде. Шүрәле кар астында калган яфракларны җыеп, матур итеп кисеп, муенсалар ясады. Һәм үз куышына кереп элеп куйды — “Бусагада да бәйрәм булсын!”, - диде.

Журналның соңгы битендә  «Татар халык мәкальләре» буенча сконворд күреп алды. Шүрәле бик кызыксынды, чөнки башваткыч уеннарын бик ярата иде. Һәр дөрес җавап тапкан саен, Шүрәле үзен акыллырак һәм бөтен Галәм белән бәйләнгән кебек хис итте. Сканворд ахырында: «Барлык сорауларга да дөрес җавап бирсәң, димәк, синең телеңдә бәйрәм әле дә исән», - дип язылган иде. Шүрәле моңа бик шатланды. “Бәйрәм! Бәйрәм!”, - дип куанды.

Төн уртасында Шүрәле өй алдына чыкты. Ул үзе ясаган бизәкләре карда ялтырый иде.  Журналны алып, аның соңгы битен ачты. Анда: «Яңа Ел – ул күңелдәге җылылык. Ул синең өчен дә, минем өчен дә, урман өчен дә шатлык. Бәйрәмне якыннарың белән бүлеш – ул шулчаклы зураячак».

Шунда Шүрәле, журналны күкрәгенә кысып, кышкы урманга карап җырлый башлады. Җырны ул «Сабантуй» журналыннан өйрәнде. Тавышы таулар  аша таралып, бүрегә, куянга, бөтен урман халкына иреште. Алар да куышлыкларыннан чыктылар да, колак салдылар.

Иртә белән Шүрәле журналны бизәкле имән кабыгы эченә салып, аны урман уртасында күмеп куйды. «Киләсе кышка, бәлки, бүтән берәү эзләр» – дип уйлады ул.

Хәзер ул шуны белде: бәйрәм-ул җәй түгел, бәйрәм-күңелдәге җылы урын. Бер журнал, берничә рецепт, бер кроссворд бөтен урманы  шатлык биләп алырлык көчкә ия булды алар. Яңа ел җитте. Шүрәле аны быел бөтенләй башка төрле кабул итте. “Сабантуй” ңурналыннан сибелгән  җылы,  якты ут кебек,  Шүрәле куышында яна башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев