«Сабантуй» журналын укырга яратучы Шүркә турында әкият
«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә унынчы катнашучылар: Саба районы, Саба урта мәктәбеннән 4Б сыйныф укучылары.
Кап - кара урманда яшәгән ди, шүрәлеләр гаиләсе. Булган ди аларның кечкенә уллары Шүркә. Алар бик тә китап укырга яратканнар. Китаплары да аларның бик күп булган. Көннәрдән бер көнне алар өйдәге бөтен китапларны укып бетергәннәр. Укырга китап калмагач, Шүркә бик нык күңелсезләнгән. Һәм ул урманда яшәгән башка дусларыннан китаплар сорап торырга уйлады. Иң башта ул тиен малае Җирәнкәй янына барырга булды. Шүркә килгәндә Җирәнкәй имән ботагына утырып, чикләвек вата иде.
- Сәлам, Шүркә, нишләп күңелсезләнеп йөрисең әле, берәр хәл булдымы әллә?- дип сорады аннан тиен малае
- Сәлам! Өйдә укырга китапларым бетте, синдә кызыклы китаплар юкмы, Җирәнкәй?- дип сорады шүрәле.
- Юк шул. Мин бит китап укырга яратмыйм. Син аны Куян кызыннан сорап кара. Менә аларда китаплар күп. -дип җавап бирде аңа Җирәнкәй.
- Рәхмәт дустым - дип, Шүркә юлын дәвам итте. Йөгерә - йөгерә барганда ул, сукмак аша чыгып баручы керпе малае Энәбайга бәрелеп, туктап калды.
- Кая барасың әле болай ашыгып Шүркә?-дип сорады аннан Энәбай, авырткан маңгаен уып.
- Берәр кызыклы китап биреп тормасмы дип, Куян кызына бара идем.
- Әле, яңа гына мин аның почтадан кайтып киткәнен күрдем. Кулында бик матур журналлар тоткан иде -дип озатып калды аны Керпе. Шүрәле килгәндә куян кызы ишек төбендә бик матур журнал укып утыра иде.
- Сәлам, Наян! Нинди матур журнал укыйсың син?- дип срады аннан Шүркә.
- Сәлам, Шүркә, Сабантуй журналы бу, почтадан алдырабыз. Ай саен яңа журнал килә.Үзең ни эшләп йөрисең соң әле монда. Берәр йомышың бармы әллә бездә?
- Өйдә укырга китапларым бетте. Җирәнкәй синдә китаплар күп дип әйтте. Берәр кызыклысын миңа укырга биреп тор әле?
- Син укымаган китап калмады шул инде, мин сиңа Сабантуй журналын алдырырга киңәш итәм. Аның өчен почта бүлегенә барып язылырга кирәк. Язылганнан сон сина ай саен яңа журнал киләчәк. Ул бик матур, кызыклы журнал. Башваткычлар, төрле кызыклы викториналар да бастыралар анда. Мә, укып карарга бер - ике санын биреп торам, яңасы килгәнче укый тор.
– Рәхмәт, Наян. Бигрәк матур журнал икән шул, бу - Сабантуй.- дип шүрәле кайтып китте. Кайтып җитүгә ул әти – әнисенә Сабантуй журналы турында сөйләде. Бергәләп Наян биреп җибәргән журналларны укып кич утырдылар алар. Ә иртәгесен Шүркә әти – әнисе белән почта бүлегенә барып Сабантуй жулналына язылып кайтты. Шул көннән башлап аларга бик матур рәсемле, күп әкиятле, бай эчтәлекле Сабантуй журналын, хат ташучы саескан ай саен өйләренә китерә башлады.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев