Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әкиятче сыйныф

«Яшәгән ди, булган ди «Яшь ленинчы» исемле малай. Аның бик зур сихри көче булган икән. Ул дөньядагы барлык балаларны да дуслаштыра белгән. Көннәрдән бер көнне аның янына «Сабантуй» исемле малай комлыкта уйнарга килгән...»

Ә аннары нәрсә булганын, дуслар, инде сез языгыз! Бәлки гомумән башка төрле башлап каләм биетерсез!?

Игътибар, «САБАНТУЙ» журналына 2024 елның 10 октябрендә 100 яшь тулу уңаеннан телеграм каналыбызда «Әкиятче сыйныф» конкурсын игълан итәбез!

Укучыларыбыз әлеге конкурс белән инде якыннан таныш. Узган елны 10 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр бер сыйныфтан 5 әкият кабул итеп алдык. Аларны тавышландырып, телеграм каналыбызда яктыртып, тавыш җыю системасы буенча җиңүчене ачыкладык. Һәр әкиятчегә электрон дипломнар тапшырдык. Ә төп бүләк - Кыш бабай белән Кар кызы әлеге сыйныфка чын тылсым бәйрәме оештырды. https://t.me/sabantuy_journal/479

 

Быел бәйгенең шартларында үзгәрешләр бар.

Бер сыйныфтан 1 әкият кабул ителә. Төп шарт: әкият «Сабантуй» журналының 100 еллыгына багышланган булырга тиеш. Иҗади эшләр 2023 елның 1 ноябреннән 1 декабренә кадәр sabantui@bk.ru электрон почтасында «Әкиятче сыйныф» тамгасы белән һәм 2024 елның беренче яртыеллыгы өчен язылу турындагы квитанция күчермәсе белән кабул ителә. 2 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Сабантуй» журналының телеграм каналында урын алган әкиятләргә комментарийлар язу уза. Иң күп комментарий җыйган әкият –Җиңүче!

Игътибар! Комментарий бирү 11 декабрь көнне 12.00 сәгатьтә туктатыла!

Уңыш елмайган сыйныфны КЫШ БАБАЙ үзе килеп котлый!

Сездән кызыклы әкиятләр көтеп калабыз, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев