Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Әкиятче сыйныф» бәйгесе җиңүчеләре

Кыш бабай белән Кар Кызы «Сабантуй» журналы үткәргән «Әкиятче сыйныф» бәйгесендә җиңгән укучыларны котларга Яшел Үзән шәһәрендә булып кайтты.

Яшел Үзән шәһәркенең 5 нче гимназиянең 6 В сыйныф укучылары исеменнән Әмир Мөхетдинов бик тә кызыклы әкият язган иде. Бәхет әлеге сыйныфка елмайды. Әмиргә редакциябездән истәлекле бүләк тапшырдык, ә Кыш бабай белән Кар кызы балаларны котлап , уеннар уйнады. "Яшел Үзәннең 5 нче гимназиясендә бик актив укучылар укый. Бер бәйгедән дә читтә калмыйлар. Ай саен гимназиягә 300 дән артык укучыбызга журнал килә. "Әкиятче сыйныф" бәйгкесенә дә әлеге гимназиядән 3 иҗат эше килде. Җиңүче 6 В сыйныфы! Афәрин! Котлыйбыз! Киләсе елда да бәйгеләребез белән укучыларыбызны шатлындырып торырбыз. Яңа елда да күп бүләкләр алырга насыйп булсын! - ди Сабантуй жуналы баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев