Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әкиятче сыйныф – казанлылар!

«Сабантуй» журналы игълан иткән «Әкиятче сыйныф» бәйгесендә Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең 4 А сыйныфы укучылары җиңү яулады. Аларны котларга дип Кыш бабай белән Кар кызы килде!

«Сабантуй» журналының Телеграмм каналында «Әкиятче сыйныф» дип исемләнгән бәйге игълан ителгән иде. Бәйгедә барлыгы 10 мәктәп катнашты.Бәйгенең шартлары буенча укучылар «Сабантуй» журналының 100 еллыгына багышылап әкият язарга тиеш иделәр. «Әкиятче сыйныф» исеме иң күп комментарий җыйган сыйныфка бирелде. Берничә көн дәвамында безнең Телеграмм каналы чып-чынлап ярыш мәйданына әверелде. Нәтиҗәдә, 1029 комментарий туплап Казан шәһәре А.Алиш исемендәге 20 гимназия җиңү яулады! Афәрин! Котлыйбыз!

Бәйгедә җиңүче сыйныфка Кыш бабай үзе килә дип, вәгъдә иткән идек. Сүзебездә тордык: 25 декабрь көнне Кыш бабай белән Кар кызы 4 А сыйныфы укучыларын Яңа ел белән котлады. 4 А сыйныфы «Сабантуй» журналы үткәргән бер бәйгене дә калдырмыйлар, журналны 1 нче сыйныфтан алдыралар. Үзләренең язмалары да даими журналыбызда урын ала.

 «Без – Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядән. Үзебезне «Сабантуй» журналының тугры дуслары дип зур горурлык белән әйтә алабыз. Чөнки, аның hәр санын рәхәтләнеп укыйбыз, барлык бәйгеләрендә дә катнашып барырга тырышабыз. «Әкиятче сыйныф» бәйгесе дә шундый кызыклы бәйгеләрнең берсе булды. Чынлап әйткәндә җиңәрбез дип уйламаган идек.

Ә катнашу тарихы болайрак булды: башта әдәби укудан өй эше итеп укучыларыма ирекле темага әкият язып карарга тәкъдим иттем. Шактый кызыклылары бар иде. Аларны сыйныфта анализлаганнан соң, дәрестә «Сабантуй» журналының элеккеге язмаларын табып, аларның геройлары белән таныштык hәм әкият язып карарга булдык. Укучылардан төрле кызыклы фикерләр яңгырады. Шулай итеп 3-4 дәрес эчендә әкиятнең беренчел варианты әзер булды. Редакциягә җибәргәннән соң безнең әкият 2 нче турга узды. Менә шуннан кызыклар башланды да инде (төн йокыларыбызга кадәр качты)... Берничә көн эчендә әкият өчен комментарий бирү ачылды. Безнең өчен әти-әниләр генә түгел, әби-бабайлар да, туганнар да, дуслар да тавыш бирде. Хәтта Чаллы, Түбән Кама мәктәпләре дә кушылды. Шулай итеп туры эфирда безне җиңүче итеп таныдылар.

«Сабантуй» журналына шундый кызыклы бәйгеләр уздырганы өчен рәхмәт! Мондый җиңүләр безгә алга таба атларга стимул бирә.» – ди 4 А сыйныфы җитәкчесе Лилия Гыйзәтуллина.

Гимназиянең 4 А сыйныфы мәктәптә узган чараларда да гел алдынгылар  рәтендә. Әле без кунакка килгәндә дә яңа уңышларына шатланган чаклары иде. Гимназиядә үткәрелгән иң матур итеп бизәлгән кабинет бәйгесендә Гран-прига лаек булганнар!

 

Кыш бабай да үзләрен ошатты. Рәхәтләнеп җырлап-биеп, уеннар уйнап, фотога төшеп вакытның узганын да сизмәдек! «Һәрвакыт тырыш булсагыз, җиңүләрегез күп булыр. Иң мөһиме ялкауланмаска, кызыксынучан булырга, тырышып укырга!» - дип теләкләрен җиткерде Кыш бабай!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев