Әкияти дөнья
«Әкиятче сыйныф» бәйгесендә бишенче катнашучылар: Казан шәһәре 11 нче татар гимназиясенең 7 “Б” сыйныфы укучылары исеменнән Рамазанова Зилә шигыре.
Кети-кети уйнап йөри
Әй Шүрәле, Шүрәле.
Әкият яздык тырышып,
Эчтәлеген күр әле.
Борын заман Былтыр абый
Кулларын кысып киткән.
Шүрәленең елый-елый
Хәтта күз яше кипкән.
Урман сакчысының кулы
Сызлаулардан туктагач,
Дөнья гизәргә китә ул
Урманны бер урагач.
Бара торгач айлар, еллар,
Гасырлар узып киткән.
Ни могҗиза!.."Сабантуй"га
Шүрәле килеп җиткән.
Редакциябез урнашкан
Бигрәк югары катта.
Шүрәле лифтта җилдерә,
Юк икән бит, ди, ат та.
"Сабантуй"лыларны күреп,
Шулкадәр исе киткән.
Һәр балага аның кебек
Яхшы дус кирәк икән!
Яңа сан да чыгып ята,
Эш урынын гөрләтеп.
Мин дә барып кайтам әле
Машинамны үрләтеп.
Шүрәлебез журнал укып,
Мәзәк сөйләп туймады...
Ни булса да, ярар инде
Әкиятен уйладык.
Шүрәлегә безнең класстан
Әйтегезче күп сәлам !
Ни язарга белми торам
Тертелде минем каләм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев