Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдакчы Дисней?!

«Беркайчан да Дисней мультикларын караганым юк», - дисәң, сиңа, әлбәттә, берсе дә ышанмаячак. Алладин батырлыгын, Тимон белән Пумбаның шуклыкларын, Золушканың күңел тетрәндергеч тарихын кем белми инде...

«Беркайчан да Дисней мультикларын караганым юк», - дисәң, сиңа, әлбәттә, берсе дә ышанмаячак. Алладин батырлыгын, Тимон белән Пумбаның шуклыкларын, Золушканың күңел тетрәндергеч тарихын кем белми инде? Дисней кайда – сыйфат шунда дип белән тирә-юньдәгеләр. Ләкин студия хуҗалары – хәйләкәр төлкеләр икән ләбаса!
Фото: pixabay.com
Мультфильм — ул төрле позиция, кәефтәге миллионлаган персонаж сурәте, белгечләр командасының зур хезмәте. Бер тулы метрлы мультик чыгару өчен берничә ел һәм йөзләгән мең доллар китә. Шуңа күрә, акча һәм вакытны экономияләү өчен, мультипликация студияләре хуҗалары төрле хәйләләр куллана.

Әйләнә дә килә...


Әйтик, «The Walt Disney Company» яңа шедеврлары өчен һәрдаим элекке мультфильмнар геройларының анимацион хәрәкәтләрен куллана. Персонажлар төрле, ә хәрәкәтләр, чыннан да, бер үк. Ә син сизмәдеңме?
Түбәндәге видеоязма «һәр яңа нәрсә – күптән онытылган искесе» дигән әйтемне дәлилли:
https://youtu.be/pbjVjZrrE3w

Меңләгән доллар китерүче... бармак!


Дисней һәм аның эшен дәвам итүчеләр тамашачы белән бер бармак ярдәмендә генә идарә иткән. Әйе, теге, бөтен персонажларга да җитми торган бишенче бармак бар бит әле...
Бу хәйләне нәкъ менә Уолт Дисней уйлап тапкан. Әллә ничә сурәттән төшеп калган бу кечкенә кимчелек нәтиҗәдә компаниягә елына берничә мең доллар экономия ясаган. Хәтәр чыга бит, шулаймы?
Бу адымын Дисней болай аңлаткан: мульгеройларның кечкенә кулларында бишенче бармак артык күренгән, ә куллар тиз хәрәкәт иткәндә, экранда хаос барлыкка килгән.
Уолт Диснейның тарихын укыган булсаң, аның компаниясе гел дә банкротлык чигендә булган, шуңа күрә алар экономияләүдән куркып тормаган.
Уолт Диснейның геройларга 4 бармак ясау идеясен башка Америка мультипликаторлары да отып алган. Ул гадәт бүген дә саклана.
Менә шундый серләр саклый Дисней мультфильмнары! «Әрсез экономияләү!» - дисеңме? «Сәнгать!» - дибез!
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев