«Алтын» бию ансамбле Халкыра конкурста жиңү яулап кайтты!

Волгоград шәһәрендә узган «Панорама творчества» Халыкара конкурс-фестивалендә безнекеләргә тиңнәр булмаган. Бәйгенең Гран-Присы да нәкъ менә татарстанлыларга эләккән. Тырышкан – табар, ташка кадак кагар, диләр. Бу юлы аны «Алтын» бию ансамбленә туры китереп, «Тырышкан – биер, Волгоград идәннәрен дер селкетеп, Гран-При алыр» диясе генә кала.
«Алтын» халык ансамбленә 7 яшь тулган икән ләбаса! 2010 елда оешкан коллективка бүген 97 (!) кеше йөри. Алар арасында 7 яшьтән алып 15 яшькә чаклы балалар бар. Осиново бистәсендәге (Яшел Үзән районы) мәдәният йорты каршында шөгыльләнә алар. Ләкин Волгоград шәһәрендәге конкурста Казан шәһәрен тәкъдим иткәннәр. «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваленең зона этабында катнашып, 1нче урынны яулаган егет-кызлар. Шуннан соң «Панорама творчества» конкурсына әзерләнергә тотынганнар.

Шамил Сыннов, «Алтын» халык ансамбле җитәкчесе:
– «Панорама творчества» дигән конкурста дүрт бию тәкъдим иттек. Шуларның икесен безнең солистыбыз Булат Кәримов башкарды һәм 1нче дәрәҗәдәге лауреат исемен алды. Калган ике номерны 20 кешелек урта яшь төркемендәге ансамбль белән башкарып, конкурсның иң дәрәҗәле бүләген – Гран-При алдык. Мондый югары нәтиҗәләрне көтмәсәк тә, моңа бик тырышып әзерләндек. Егет-кызларның тырышлыклары аркасында теләгән нәрсәбезгә ирештек.

Хәер, бу исем «Алтын» ансамбленең беренче җиңүе генә түгел. Ирешкән дәрәҗәләрен саный китсәң, бармакларың җитмәc. Бию белән җенләнгән бу егет-кызлар Анапа, Сочи, Мәскәү шәһәрләрендә, Удмуртия, Мари Эль, Чуашия республикаларында чыгыш ясаганнар.
«Алтын»нарга әлеге җиңү алга таба тагын да тырышыбрак эшләү өчен этәргеч бирә. Халыкара конкурста мондый исемне алгач, түбән планкага төшәргә ярамый да ярамый инде. Шулай булгач, ансамбльдәге кызлар-егетләр бары тик алга барырга тели. Киләсе елда «Алтын» халык ансамбле Болгариядәге конкурста катнашырга әзерләнә. Алга, «алтын»нар!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.