“Алтын каләм” чакыра

Быел “Алтын каләм” балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты республика фестивалендә яңа юнәлешләр булачак. Катнашучылар үз көчләрен SMM һәм видеоблогинг өлкәсендә дә сынап карый алачак.
Фестиваль инде 25нче мәртәбә уздырыла. 10 яшьтән алып 20 яшькә кадәр балалар һәм яшьләр 11-15 август көннәрендә “Волга” яшьләр үзәгендә җыелачак. 20 июльгә кадәр фестивальдә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Фестиваль нәтиҗәләре буенча иң оста яшь журналист дип табылган катнашучы КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә бушлай уку мөмкинлеге алачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.