Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Алтын куллы мөгаллим» бәйгесе җиңүчеләрен котладык

Г.Тукай әдәби муезеенда«Сабантуй» журналы игълан иткән «Алтын куллы мөгаллим» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Халкыбызның киләчәге, үсеп килүче буынны тәрбияләүче, аларга белем бирүче укытучылар кулында, аларның алтын йөрәкләрендә. 2023 нче ел Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, «Сабантуй» журналы мәктәп укучылары өчен «Алтын куллы мөгаллим»дип исемләнгән иншалар бәйгесе игълан иткән иде. Бәйгенең шарты буенча, балалар, укытучыларының яраткан шөгыльләре турында инша язарга тиеш иделәр. Мөгаллимнәрнең белем бирү, укытудан тыш булган кызыксынулары, шөгыльләре белән укучыларны таныштырып бару – бәйгенең төп максаты булды. Бәйгегә Актаныш, Азнакай, Арча, Мамадыш, Кайбыч, Биектау, Яшел Үзән районнары, Казан, Яр Чаллы шәһәре укучыларыннан эшләр килеп иреште. Чыннан да, укытучыларыбыз «алтын куллы» икән. Чигүче-бәйләүче, чәчәк үстерүче, тәмле ризыклар әзерләүче, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясаучы укытучылар белән ай саен укучыларыбызны журналда таныштырып бардык. Бәйгегә килгән эшләрнең барысын да, жюри әгъзалары югары балл куеп, һәрберсен җиңүче дип тапты. Һәр эш җиңүгә лаеклы, чөнки һәр язмада укучыларның остазларына булган хөрмәте һәм соклануы, горурлык хисе сизелә.

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да бәйгеләребездә актив катнашырсыз дип ышанып калабыз!

 

Фотолар «Татар-информ» сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев